КПРФ фракциясе утырышында бюджет турында закон проектына тәкъдимнәр турында фикер алыштылар

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:58

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм "2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты турында" закон проектына тәкъдимнәрне тикшерделәр. Шулай ук  фракциянең 2023 елның ноябренә планлаштырылган киңәйтелгән утырышына кертеләчәк мәсьәләләр дә тәгаенләнде.

Фракция утырышын ачып, Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, бүген парламентның кырык сигезенче утырышына беренче укылышта республика бюджеты турындагы закон проекты каралачак. Ул КПРФ фракциясенең бюджетка 104 тәкъдим җибәрүен хәбәр итте.

Ноябрьдә фракциянең киңәйтелгән утырыш уздыру планы турында фикер алышып, депутатлар анда инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итү, гражданнарның башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлеге проблемалары һәм республикада эчке туризмны үстерү темасын күтәрергә карар итте. 

Фракция утырышында шулай ук депутатлар һәм депутатлар берләшмәсе хисапларын әзерләүне тизләтергә карар ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International