Парламентта Рәшит Нигъмәтуллинның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:03

Бүген Дәүләт Советында күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, 1971-1980 елларда ТАССР Верховный Советы Рәисе, 1967-1977 елларда Казан авиация институты ректоры Рәшид Нигъмәтуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

Экспозиция Рәшид Нигъмәтуллинның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген, шулай ук 1967-1977 елларда Казан авиация институтында эшләгән елларын чагылдыра.

Парламентның икенче катындагы фойеда урнаштырылган күргәзмәдә сирәк фотолар, архив һәм шәхси документлар, мактау грамоталары, дәүләт бүләкләре тәкъдим ителгән.

Туполев исемендәге  Казан Милли тикшеренү техник университеты ректоры Тимур Алибаев күргәзмә буенча экскусия үткәреп Рәшид Нигъмәтуллинның тормышы, иҗади эшчәнлеге һәм фәнни эшләнмәләре турында сөйләде.

Казанда Яңа Савин районында Рәшид Нигъмәтуллин хөрмәтенә урам аталган, Театральная урамында урнашкан Казан Милли тикшеренү техник университетының 5 корпусы бинасында мемориаль такта урнаштырылган, «Нигъмәтуллин укулары» фәнни конференциясе үткәрелә.

Күргәзмәне ачуда Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International