Депутатлар округларда

2023 елның 3 ноябре, җомга, 12:58

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципалитетларында социаль объектлар ачылышында катнаштылар, хәйрия концертында булдылар, республиканың студентлар хезмәт отрядларын хәрәкәтнең 60 еллыгы белән котладылар. 

31 октябрьдә Казанда “Чулпан” мәдәни үзәгендә “Актаныш” якташлык җәмгыяте оештырган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән “Без Актанышлар” хәйрия концерты булды. Чарада катнашучыларны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сәламләде.

27 октябрьдә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы студентлар отрядларының 60 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Чарада Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Олимпия советы вәкилләре, региональ хакимият органнары җитәкчеләре, ветераннар һәм хәрәкәт активистлары катнашты. Дәүләт Советы исеменнән сәламләү сүзе белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова мөрәҗәгать итте. «Хезмәт отрядларының тарихы зур –  һәрвакыт зур энтузиазм белән шөгыльләнүче кешеләр, алар өчен төп кыйммәт – хезмәт, һәм менә алтмыш ел дәвамында алар башкарган эшләр нәтиҗәсендә социаль проектлар, Татарстан Республикасы икътисады, тулаем ил икътисады үсеш ала», – дип басым ясады Светлана Захарова, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

26 октябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев “Бердәм Россия” төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук Лаеш районының Кәчи авылында мәктәп яисә балалар бакчасы өчен яңа бина төзүдә ярдәм итүләрен сорадылар, чөнки ике учреждение дә бер бинада урнашкан. Бу һәм башка сорауларны Камил Садриев эшкә алды.

25 октябрьдә Әгерҗе муниципаль районы администрациясендә эш киңәшмәсе узды, анда фермерлар һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен «Авыл яши – деревня живет» республика проектын үстерү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Агробизнеска ярдәм итү һәм иң яхшы гамәли технологияләрне куллану өчен «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм  проекты кысаларында киң колачлы эш алып барылачак. Эш киңәшмәсендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашты.

Чарада катнашучылар тәҗрибә алмашу чараларының якынча планы, авыл хуҗалыгы темасына лекцияләр һәм семинарлар уздыру турында фикер алыштылар. Проектны гамәлгә ашыру өчен мәйданчыклар булып торучы китапханәләр проекты кысаларында авыл хуҗалыгы тематикасына материаль-техник базаны яхшырту һәм әдәбият белән өстәмә комплектлау мөмкинлеге алачак. «Без кече бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итәргә телибез, алар ярдәмнең нинди формаларын, нинди консультацияләр алырга һәм иң яхшы практик технологияләрне ничек кулланырга икәнен белсеннәр», - диде бу нисбәттән Таһир Һадиев.

25 октябрьдә депутат Руслан Нигъмәтулин Чаллыда ирклеләр хәрәкәте форумында һәм «Игелекле Чаллы» үзәге ачылышында катнашты. Парламентарий волонтерлар, хакимият органнары, бизнес һәм коммерциягә карамаган оешма вәкилләре белән ирекле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

24 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булды. Бу көнне районда истәлекле вакыйга булды - капиталь ремонттан соң Нурлат үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге ачылды. Учреждениегә капиталь ремонт «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» республика программасы һәм «Татнефть» ГАҖ гранты кысаларында башкарылган.

Шул ук көнне депутатлар Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре советларының чираттагы сессиясендә катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International