«Мәрхәмәт–Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 3 ноябре, җомга, 15:39

Бүген Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк бүлеге мәйданчыгында узган Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын­-кыз депутатлары түгәрәк өстәле утырышында махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан килгән мөрәҗәгатьләр турында сүз барды. Утырыш эшендә прокуратура, хәрби комиссариат, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

«Әлеге очрашуга  сентябрь аенда «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә уздырган утырыш җирлек булды, – дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.  – Ул чакта гражданнарны кабул итү вакытында махсус хәрби операциядә  катнашучыларыннан, шулай ук иҗтимагый оешмалардан килгән мәсьәләләр турында фикер алышу өчен хакимият органнары вәкилләре белән очрашу үткәрергә килештек. Бүгенге очрашуга иҗтимагый оешма вәкилләрен, шулай ук мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннарын да чакырдык. Түгәрәк өстәл йомгаклары буенча без федераль үзәк белән бергәләп хәл итәргә кирәк булган темаларны һәм сорауларны билгеләячәкбез».

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләп, бүгенге очрашу федераль законнарда, төбәк законнарында каралган чараларның ничек тормышка ашырылуына мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. "Бездә федераль дәрәҗәдә «Бердәм Россия» партиясенең мобилизацион әзерлек һәм мобилизация, гражданнарны социаль һәм хокукый яклау мәсьәләләре буенча иҗтимагый хакимият органнары һәм оешмаларының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү, махсус хәрби операция белән бәйле башка мәсьәләләр, законга үзгәрешләр кертүне һәм законнарны җайга салуны таләп итүче тәкъдимнәр эшләү буенча эшче төркеме булдырылды, – дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова. – Бүгенге түгәрәк өстәл бу законнарның төбәкләрдә ничек эшләвен, федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр чаралары комплексының ничек гамәлгә ашырылуын белергә ярдәм итә».

Филиал җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашучыларны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез, фонд Казанда 31 майда ачылды һәм үз эшен Ямашев проспектындагы Химиклар мәдәният сарае базасында алып бара. Бинада социаль координаторлар кабинетлары, психологик ярдәм һәм юридик ярдәм төркемнәре урнашкан. Оешманың төп бурычы ­– махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтү. Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, 3 ноябрьгә фондка 6252 мәсьәлә буенча 4145 кеше мөрәҗәгать иткән, социаль координаторларның шәхси озата баруында 1361 кеше исәпләнә.

Бүген утырышта катнашучылар акчалата түләүләр, сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы алу, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү чаралары, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук медицина реабилитациясе хезмәтләрен алуда ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Сорауларга күчкәндә, ТРда "Махсус хәрби операция ветераннары союзы" иҗтимагый оешмасы вәкиле Татарстанда актуаль мәсьәләләр буенча бердәм мәгълүмати ресурс булдырырга теләк белдерде. Гүзәл Удачина әйтүенчә, мондый форматта ресурс инде бар – бу чат-бот «Помощь СВОим»  дип атала, анда төп категорияләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары буенча актуаль мәгълүмат алырга мөмкин.

Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, ТР Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин һәм башкалар катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International