Эдуард Шәрәфиевка "Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары өчен" билгесе тапшырылды

2023 елның 3 ноябре, җомга, 16:19

Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин ТР Дәүләт Советы депутаты, Донбасс иреклеләре берлегенең Георгий бригадасы командиры урынбасары Эдуард Шәрәфиевны ДНРның  Дәүләт бүләге — 3 дәрәҗә «Донецк Халык Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе белән бүләкләде.

Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары, төбәкне саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән шәхси батырлыгы өчен Денис Пушилин Донбасс иреклеләре берлегенең 7-нче штурм Изге Георгий ирекле бригадасы һәм 13-нче армия резервы батальоны сугышчыларын бүләкләде.

 "Бу безнең барлык сугышчыларыбызның, ирекле подразделениеләрнең уртак казанышы. Без барыбыз да иңгә-иң басып торабыз, Верховный баш командующий куйган бурычларны үтибез. Донецк Халык Республикасы, илебез мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Уртак җиңү көнебезне якынайту өчен барысын да эшләячәкбез», – диде Эдуард Шәрәфиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International