Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар

2023 елның 3 ноябре, җомга, 16:53

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән.

"Россиянең бөек тарихы, аның көче, абруе һәм дәүләтчелеге безнең күп буын ата-бабаларыбызның ныклыгы һәм батырлыгы, фидакарь хезмәте белән булдырылган", – диелә Россия Президентының телеграммасында. – Ватанга эчкерсез мәхәббәт, аның язмышы белән яшәү бүген дә безнең өчен ышанычлы әхлакый нигез булып тора, Ватан файдасына куелган максатларга ирешергә ярдәм итә».

Дәүләт Советы Рәисе һәм республика парламенты депутатлары адресына РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан Халыклар бердәмлеге көне белән котлау килде. "Халыклар бердәмлеге көне Ватанга мәхәббәтне һәм Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген символлаштыра. Бай тарих һәм мәдәният, гореф – гадәтләр һәм әхлакый кыйммәтләр, Ватанга тугрылык безне берләштерә, авырлыкларны җиңәргә һәм илебезне ныгытырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтә Россия парламентының түбән палатасы башлыгы үзенең телеграммасында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International