Әлмәттә фиджитал спорт буенча ярышлар ачылды

2023 елның 3 ноябре, җомга, 17:07

Бүген Әлмәттә инженерлык лицее мәйданчыгында фиджитал спорты буенча «Phygital Almet»ярышлары ачылды. Турнир шәһәрнең 70 еллык юбилеена багышлана. Ярышларда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фиджитал уеннарының үзенчәлеге шунда ки, алар классик спортны һәм югары технологияләрне берләштерә. «Фиджитал спорты буенча ярышлар ачылу – нефть шәһәре тормышында мөһим вакыйга, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Әлмәттә яшьләрне, мәктәп укучыларын "киләчәк уеннары" булган  бу яңа спорт төре белән кызыксындыра алганнар".

Парламент башлыгы мондый турнирларны үткәрүнең мөһимлегенә һәм аларның гамәли характерына аерым игътибар бирде. Яшь айтишникларның күп кенә инновацияләре бүген тормышка ашырыла, мәсәлән, юл чатындагы хәлне күзәтү системасы яки һава сыйфатын анализлау.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь киберспортчыларга зур уңышлар теләде.

Әлмәттә «Phygital Almet»фиджитал спорт ярышлары ике көн дәвам итәчәк. Спортчылар алты дисциплинада ярышачак, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора (футбол, баскетбол, стратегия, ярышлар, бер көрәш, ритм-симулятор Just Dance).

Ярышларның сайлап алу турларында 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге 527 укучы катнашты. Финалга 233 кеше үтте.

Фиджитал республиканың муниципаль районнарындагы ярышлар ул республикада фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төбәк проекты. Проектны оештыручылар арасында –ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР фиджитал спорт федерациясе, CyberPark Arena, ИТ-парк.

Мондый ярышлар кысаларында киберспортчыларны төбәк-ара, бөтенроссия һәм халыкара спорт ярышларында катнашуга әзерләү дә үткәрелә.

Әлмәттә фиджитал уеннарын ачуда Дәүләт Советы депутаты, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International