Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрне шәһәрнең юбилее белән котлады

2023 елның 3 ноябре, җомга, 17:11

Бүген Әлмәт үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыйгага багышланган тантаналы чара «Нефтьче»мәдәният йортында узды. Дәүләт Советы Рәисе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе, парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән  әлмәтлеләрнең юбилей белән котлады.

"Әлмәт – республиканың алдынгы шәһәрләренең берсе,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – биредә эре сәнәгать предприятиеләре уңышлы эшли, яңа социаль объектлар төзелә, нефтеград актив үсештә, тулы тормыш белән яши».

Әлмәт шәһәре, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге Лениногорск районының Шөгер  авылы янындагы скважинадан Татарстанның «кара алтын» ятмаларын эшкәртүгә нигез салган нефть фонтаны бәрелү белән бәйле. "Җир асты байлыгы безнең төбәкне танымаслык итеп үзгәртте. Географик картада яңа шәһәрләр һәм эшчеләр бистәләре барлыкка килде, республиканың бөтен төбәкләренең социаль йөзе тамырдан үзгәрде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Әмма безнең төп байлыгыбыз –  кешеләр, аларның күбесе бирегә ерак җирләрдән килде һәм үз язмышларын нефть чыгару белән бәйләде».

Татарстанның "нефть башкаласы" дип аталган Әлмәт күп очракта анда яшәүчеләрнең зур хезмәте белән барлыкка килә, дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. Кыска вакыт эчендә кечкенә Әлмәт авылы башта эшчеләр бистәсенә әверелә, ә аннары, нәкъ 70 ел элек, 1953 елның 3 ноябрендә шәһәр статусын ала.

"Ул чорның катлаулылыгы турында ишетеп кенә белмим, чөнки Әлмәт һәм аның халкы белән мине күп нәрсә бәйли, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, – мин  бу җирдә тудым һәм үстем, тормышка юллама алдым һәм хезмәт юлын башладым. Мин монда дистә еллар эшләвемне һәрвакыт җылылык һәм рәхмәт  хисләре белән искә алам. Һәм бүгенге көнгә кадәр туган шәһәрем белән өзелмәс бәйләнеш тоям, сезнең белән бергә аның уңышлары белән горурланам. Мин укытучыларыма һәм хезмәттәшләремә рәхмәтлемен һәм Әлмәттә тууым белән горурланам".

Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән Дәүләт Советы Рәисе нефть башкаласы ветераннарына мөрәҗәгать итте, югары трибунадан Әлмәт һәм Әлмәт районы тарихында якты эз калдырган шәхесләрнең исемнәрен атады.

Фәрит Мөхәммәтшин нефтьчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Күп дистә еллар дәвамында «Татнефть»компаниясе Татарстан һәм тулаем ил икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итә. 1950 еллар уртасында Татарстан нефть чыгару буенча беренче урынга чыга. Республиканың беренче миллиард тоннасы 1971 елда, икенчесе 1981 елда, өченчесе 2007 елда чыгарылган. Тулаем алганда, Татарстанның нефть ятмаларын эшкәртү елларында 3,5 млрд.тонна "кара алтын" чыгарылган.

"Бүген Татарстан хаклы рәвештә илнең төп нефть чыгаручы төбәкләренең берсе булып тора (Россия нефтенең 7,2%, 2022 елда  – 36 млн.тонна),  – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – үз тарихы дәвамында «Татнефть» шулай ук күп кенә читтән торып эшләүче тармаклар өчен «локомотив» булып тора».

Традицион рәвештә нефтьчеләр торак һәм социаль объектлар төзү буенча илкүләм проектларны һәм комплекслы социаль программаларны гамәлгә ашыруда, күпсанлы хәйрия акцияләрендә актив катнашалар, төзекләндерү һәм экология, ахыр чиктә кешеләрнең тормыш сыйфаты турында кайгырталар.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Әлмәт узган җитмеш елда күп нәрсәгә ирешсә дә, алда яңа амбициоз бурычлар тора.  "Шәһәрлеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗтимагый сектор ярдәме белән гамәлдәге идарә командасы иң яхшы нәтиҗәгә ирешер дип ышанам, югыйсә әлмәтлеләр башкача булдыра алмый", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук нефть шәһәре хаклы рәвештә горурлана торган иң яхшы әлмәтлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Мин Әлмәткә килергә һәм якташларымны Татарстанның нефть башкаласы булган туган шәһәренең юбилее белән котларга чакыру алдым, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – Әлмәттә яшәү һәм эшләү өчен барлык шартлар тудырылган, һәм мин 70 ел бу байлыкны булдырган барлык җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Шәһәр үсеше перспективасы ышанычлы кулларда, нефть шәһәренең киләчәге якты булыр дип ышанам.  

Әлмәтлеләрне район башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде. “Бүген залда шәһәребездә туып-үскән,  шәһәребез үсешенә зур өлеш  керткән кешеләр күп, – диде ул, тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп,  – Бүген шәһәрдә күп кенә программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Әлмәт көннән-көн үзгәрә». Тимур Нагуманов Татарстан җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Әлмәтнең 70 еллыгы республикада нефть ятмаларын эшкәртә башлауга 80 ел тулган датага туры килә. Бу фактка Дәүләт Советы депутаты, В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть"  ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев игътибар итте. Әлмәтнең хәзерге йөзе  күп очракта нефтьчеләрнең социаль проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле. "Татнефть" компаниясе исеменнән Рөстәм Мөхәммәдиев ветераннарны һәм барлык әлмәтлеләрне шәһәрнең юбилее белән котлады һәм яңа уңышлар теләде.

Тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. "Нефтьче" мәдәният йорты сәхнәсендә шәһәрнең бию һәм вокаль ансамбльләре, Әлмәт драма театры артистлары, музыка көллияте укучылары чыгыш ясады.

Шәһәрнең юбилеена "Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданнары" фотокүргәзмәсе багышланган иде, аның экспозициясе белән «Нефтьче»мәдәният йорты фойесында танышырга мөмкин иде.

Бүген Әлмәттә инженерлык лицее мәйданчыгында Фиджитал спорты буенча «Phygital Almet»ярышлары ачылды. Ярышларда катнашучыларны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International