Закон үз көченә керде

2023 елның 10 ноябре, җомга, 07:48

Октябрь-ноябрь айларында республиканың яңа законнары үз көченә керде. Үзгәрешләр, төбәк казнасы керемнәре һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәре үзгәрүдән алып, шәһәр төзү эшләрен аныклау, бизнес-парклар резидентлары өчен өстәмә ярдәм чараларын кертүгә кадәр, тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла.

Илкүләм проектларга – өстәмә акча

23 октябрьдә “2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 94 нче Закон үз көченә керде.

Документта быелга республика казнасы керемнәре, чыгымнары һәм бюджет дефициты берникадәр үзгәртелгән. Әйтик, бюджетның керем өлеше 56,4 миллиард сумга артып, 426,9 миллиард сумга, чыгым өлеше – 40,7 миллиардтан күбрәккә артып, 456,6 миллиард сумга җиткән. Бюджет дефициты 15,7 миллиард сумга диярлек кимегән.

Республика бюджетына алынган өстәмә керемнәр хисабына илкүләм проектлар һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру, юллар, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзекләндерү һәм төзү дәвам итәчәк. Шулай ук  бюджет оешмаларын матди-техник яктан тәэмин итүгә тәгаенләнүче акча күләме арта.

Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин: “Катлаулы шартларда яшәвебезгә карамастан, һәр ел саен бюджетның керем өлешен арттыруга ирешеп киләбез. Республика җитәкчелеге һәм парламент тарафыннан күрелә торган чаралар нәтиҗәсе бу” – дип белдерде.

Фонд  запасы 8,7 млрд. суммга арта

23 октябрьдә “2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 95 нче Закон үз көченә керде.

Законда фонд бюджетының керемнәре, шулай ук чыгымнары үзгәртелгән. Керем өлеше өстәмә акчалар, шул исәптән федераль фонд бюджетыннан – 143,5 миллион сум, республика бюджетыннан – 91,9 миллион сум күләмендә бюджетара трансфертлар хисабына үскән.

Быел территориаль фонд бюджеты дефициты 1,7 миллиард сум тәшкил итә. Ул финанс чыганаклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шул ук вакытта  фондның иминият запасы 8,7 миллиард сумга җиткерелгән. Бу акча мәҗбүри медицина иминияте программаларын өстәмә финанслауга, медицина хезмәткәрләре белемен чарлауга, медицина җиһазларын сатып алу һәм төзекләндерүгә тотылачак.

Муниципаль хезмәткәрләр имтихан бирми

13 ноябрьдән муниципаль хезмәткәрләр класс чины алу өчен квалификация имтиханын бирмәячәк. “Муниципаль хезмәт турында” Татарстан Республикасы Кодексының 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 99 нчы Закон үз көченә керә.

Моңа кадәр билгеле бер вакытка вазыйфа биләүчеләргә (югары төркемгә керүче вазыйфа биләүчеләрдән тыш) имтихан нәтиҗәсе буенча гына чин бирелде.

Экологик зыянны җирле хакимият юк итәчәк

2 ноябрьдә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 106 нчы Закон гамәлгә керде.

Документ нигезендә, хәзер муниципалитетлар территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тупланма зыян чыганакларын ачыклау, аларны юкка чыгару җирле әһәмияттәге мәсьәләгә кертелә.

Бизнес-парклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына өстәмә ярдәм

2 ноябрьдә “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 102 нчы Закон үз көченә керде.

Закон нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары инфраструктурасы буларак, бизнес-паркларга һәм  авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендәге компетенция үзәкләренә дә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк.

Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин әйтүенчә, бизнес-парклар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендәге компетенцияләр үзәкләре өчен дә дәүләт ярдәмен күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Биредә сүз мөлкәти, финанс, мәгълүмати, хокукый һәм консультатив ярдәм турында, шулай ук җитештерелгән товарларны ( хезмәтләрне) базарга чыгаруга этәргеч бирү турында бара.

Мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштыру шартлары үзгәрә

2 ноябрьдә “Татарстан Республикасында дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 101 нче Закон үз көченә керде.

Документта мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштыру буенча конкурс шартларына өстәмәләр кертелгән. Бу шартларга, аерым алганда, мәдәни мирас объектларында һәм аларның территорияләрендә урам рекламасын урнаштыруга карата чикләүләр, шулай ук мондый корылма турында мәгълүматлардан торган язулар, билгеләр урнаштыруга карата таләпләр керә. Моннан тыш тиешле шартларны үтәгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына мондый корылмаларны хосусыйлаштыру мөмкинлеге каралган.

Территорияләрне планлаштыру буенча документлар әзерләү тәртибе үзгәртелә

2 ноябрьдә “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 100 нче закон гамәлгә керде.

Законда территорияне планлаштыру документларын әзерләүнең моңа кадәрге тәртибе үз көчен югалткан дип танылган. Хәзер ул федераль закон нигезендә җайга салыначак. Моннан тыш Законда ике һәм аннан күбрәк торак пункт территорияләренә карата Территориаль планлаштыруның бердәм документын әзерләү мөмкинлеге билгеләнгән. Документны Министрлар Кабинеты раслаячак.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты рәисе Александр Тыгин бу нисбәттән:“Үзгәрешләр ике яки аннан күбрәк җирлек, шәһәр округы өчен, яисә аларның составына керүче торак пунктлар территорияләре өчен бердәм документ әзерләү мөмкинлеген күздә тота” – дип белдерде.

Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре әгъзаларына түләячәкләр

2 ноябрьдә “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” Законның 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 97 нче Закон үз көченә керде.

Законның яңалыгы шунда: җәмәгать контролен хәл итүче һәм мәҗбүри тоту урыннарындагы кешеләргә ярдәм итүче иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре әгъзаларына үз эшләрен башкаруга бәйле чыгымнарын Иҗтимагый палата каплаячак.

Моңа кадәр бу чыгымнарны иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре әгъзалыгына кандидатуралар тәкъдим иткән иҗтимагый берләшмәләр үзләре үк каплаган. Хәзер исә моның өчен акча Иҗтимагый палата бюджетына салынган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International