Депутатлар округларда

2023 елның 10 ноябре, җомга, 14:18

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика муниципалитетларында социаль объектларда булдылар, Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы педагогларын һәм студентларын уку йортының 60 еллыгы белән котладылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

8 ноябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа муниципаль районында булды. Депутат Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр белән аралашты, тормыш-көнкүреш шартлары белән танышты. Аннары "Бердәм Россия" партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Ринат Гайзатуллин гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Буалылар депутатка торак һәм сәламәтлек саклау сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутат район халкын игътибар белән тыңлады, кирәкле консультацияләр үткәрде һәм тиешле аңлатмалар бирде. Кабул итү барышында яңгыраган барлык проблемаларны  шәхси контрольгә алды.

8 ноябрьдә Казанның «Әкият» мәдәни үзәгендә Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумының 60 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Театр фойесында педагогларның һәм укучыларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде, анда осталар кулдан эшләнгән һәм халык һөнәрләре һәм декоратив-кулланма сәнгать традицияләрен дәвам итүче эшләнмәләр үрнәкләре тәкъдим ителде. Юбилей датасы белән техникумны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева котладылар.

7 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә «Әлифба» дәреслеге авторы Сәлей Вәгыйзовның тууына 115 ел тулуга багышланган беренче «Вәгыйз укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция кысаларында Сәлей Вәгыйзовның педагогик һәм методик мирасы, 1965 елда барлыкка килгән «Әлифба»ның тарихи әһәмияте турында фикер алышу булды. Чарада яңа кулланмалар, шул исәптән туган телне укытуның камилләштерелгән методикалары тәкъдим ителде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

7 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районы гражданнарын кабул итте. Сайлаучылар белән аралашу видеоэлемтә режимында узды. Нурлатлылар депутатка пенсия белән тәэмин итү, шулай ук үзара салым чараларын куллану мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Людмила Рыбакова әйтүенчә, үзара салым чараларын куллану мәсьәләсе районга эш сәфәре вакытында каралачак, чөнки район вәкилләре белән очрашып сөйләшү кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International