Юрий Камалтынов: "Казан дәүләт энергетика университеты иң көчле югары уку йортлары арасына керә»

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе, 16:56

Бүген Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында югары уку йортының 55 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары исеменнән әлеге мөһим вакыйга белән КДЭУ ветераннарын, укытучыларын һәм студентларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.

"Казан дәүләт энергетика университеты иң көчле югары уку йортлары арасына керә, –  дип  басым ясады Юрий Камалтынов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – Сез бүген мәгариф өлкәсендә лидер булып торасыз. КДЭУНЫ тәмамлаучыларга күп өлкәләрдә ихтыяҗ зур, алар Россия төбәкләрендә һәм аннан читтә әйдәп баручы предприятиеләрдә эшлиләр.  

Юрий Камалтынов вузга алга таба да уңышлар теләде, шулай ук КДЭУ хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Габделлаҗанов үзенең сәламләү сүзендә югары уку йорты үсешенең төп этаплары турында сөйләде, республика җитәкчелегенә, университетны  оештыру башлангычында торган коллегаларына, альма-матерның чәчәк атуына зур өлеш керткән ветераннарга, студентларга һәм чыгарылыш укучыларына, икътисадның реаль секторындагы партнерларына игътибар һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Без тарихыбыз белән горурланабыз, – диде Эдвард  Габделлаҗанов, –университет коллективының тырышлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм энергетика компанияләре ярдәме белән бүген КДЭУ Россия һәм Татарстан техник университетлары арасында алдынгы позициядә тора. Без дөньяда танылабыз. Дистәләгән Россия һәм чит ил партнерлары белән белем бирү һәм фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштырылган. Безнең миссия – хезмәт базарын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, актуаль төбәк бурычларын хәл итү, предприятиеләр белән уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм шул рәвешле  туган республикабызны һәм илебезне үстерү».

Тантаналы чарада шулай ук ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Татарстан, Россия һәм чит ил югары уку йортлары ректорлары, энергетика компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International