Республикада территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү мәсьәләләре профильле комитет утырышында тикшерелде

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе, 15:55

Бүген Казанда «Савиново» территориаль иҗтимагый үзидарә территориясендә узган Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышында территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлеге турында сүз барды.

Комитет утырышы алдыннан парламентарийлар «Савиново» территориаль иҗтимагый үзидарәсе эшчәнлеге һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштылар. «Савиново» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Илдус Сәлахов үзләрен "Микроисполком" дип атый. «Савиново» территориаль иҗтимагый үзидарәсе 2007 елда теркәлгән. Аның территориясендә 28 социаль объект урнашкан, шуларның унбише –  балалар һәм яшьләр өчен учреждениеләр. "Без җирле әһәмияттәге, ТКХ, төзекләндерү, капиталь ремонт һ.б. мәсьәләләрне хәл итәбез, – дип сөйләде Илдус Сәлахов,– күптән түгел территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерүнең федераль стратегиясе кабул ителде, һәм 2030 елга ил халкының 70% ы территориаль иҗтимагый үзидарәләргә  берләштереләчәк дип планлаштырыла".

Комитетның пленар утырышы 10 нчы балалар - яшүсмерләр китапханәсенең уку залында узды.

Территориаль иҗтимагый үзидарә  – җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда халык турыдан-туры катнаша торган  формаларының берсе. Кагыйдә буларак, бу җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча үз инициативаларын тормышка ашыру өчен торак пунктның яки шәһәр эчендәге районның бер өлешендә яшәү урыны буенча гражданнарның үз-үзләрен оештыруы. Аерым алганда, сүз территорияне төзекләндерү, өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, ишегалды бәйрәмнәре һәм спорт ярышлары үткәрү, хокук бозуларны профилактикалауда катнашу, хокук тәртибен саклау һ. б. турында бара. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр  шулай ук гражданнарның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү буенча хуҗалык эшчәнлеген алып бара ала, җирле үзидарә органнарына муниципаль хокукый актлар проектларын кертергә хокуклы.

ТР Муниципаль берәмлекләр советының башкарма секретарь урынбасары,   юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров билгеләп үткәнчә, республикада территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) актив үсеш ала. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 463 ТОС теркәлгән, алар үз эшчәнлекләрен 28 муниципаль районда һәм ике шәһәр округында алып бара. "ТОС эшли торган һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасыннан ТОСның муниципаль хакимият белән үзара хезмәттәшлек иткәндә барлыкка килә торган агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүче кураторлар билгеләнде, – дип аңлатты Сергей Столяров, – республикада шулай ук ТОСның Координация советы эшли, аның составына һәр муниципаль районнан һәм шәһәр округыннан берәр территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе керә".

Республикада, Сергей Столяров әйтүенчә, ТОС шәһәр һәм район администрацияләре, идарәче компанияләр һәм йорт идарәләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә, бергәләп йортларны һәм иҗтимагый территорияләрне тоту, торак-коммуналь хуҗалык объектларын эксплуатацияләү мәсьәләләрен хәл итә. "Шул ук вакытта муниципаль хакимият әлегә ТОСларның аның эшен нәтиҗәлерәк итә алуын исәпкә алмый, – диде  ТР Муниципаль берәмлекләр Советы башкарма секретаре урынбасары, – шул ук вакытта, идарә карарларын кабул итүдә халыкның турыдан-туры катнашуы муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә эш нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый ала".

Сергей Столяров сүзләренә караганда, бүген ТОСны алга таба үстерү максатларында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның тырышлыкларын һәм ресурсларын берләштерү өчен территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итү буенча республика дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә чаралар күрү ихтыяҗы бар.

"Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты даими рәвештә гамәлдәге законнарны, шул исәптән җирле үзидарә турында республика законын мониторинглый, анда, аерым алганда, җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре билгеләнгән, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә турында нигезләмәләр язылган, –  дип билгеләп үтте профильле комитет рәисе Альберт Хәбибуллин, журналистлар белән аралашу утырышына йомгак ясап, –  Территориаль иҗтимагый үзидарәләр республикасында халыкның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан-туры катнашу формаларының берсе буларак, Татарстан Рәисе һәм республика Хөкүмәте тарафыннан киң үсеш һәм ярдәм алды. ТОС эше халыкны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә киңрәк җәлеп итүгә юнәлдерелгән, бу гражданнарның муниципаль, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары белән үзара эшчәнлегенең беренче баскычы".

Якын арада территориаль иҗтимагый үзидарәнең роле арта гына барачак, дип саный Альберт Хәбибуллин. "Без барыбыз да җирле үзидарә буенча федераль законнарга үзгәрешләр кертүне көтәбез, алар, шул исәптән, җирле үзидарә оештыруның бер дәрәҗәле системасына күчүне дә күздә тота, – дип ассызыклады профильле комитет башлыгы, – һәм, безнең карашка, әгәр бу килеп чыкса, ТОС ларның роле артачак кына".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International