Патриотик тәрбия турындагы закон проекты икенче укылышта карау өчен әзерләнде

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе, 17:08

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында  узган Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышында  депутатлар Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү буенча якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук гражданнарны патриотик тәрбияләү турында икенче укылышка әзерләнгән республика законы проектын карадылар. 

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров һәм Казан шәһәре Вахитов районы «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге директоры Маринэ Хухунашвии озатуында учреждение эшчәнлеге белән таныштылар, балалар якшәмбе мәктәбе кысаларында белем алучы сыйныфларда булдылар.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеге Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йортлары белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырылган. Якшәмбе мәктәпләре бүлекчәләре Татарстан халыклары ассамблеясына кергән милли-мәдәни оешмаларның тәкъдимнәре буенча төзелә. Күп кенә педагоглар – Татарстан Халыклары ассамблеясының милли оешмалары җитәкчеләре яки активистлары.

Комитет утырышында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү буенча якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеге, туган телләрне саклау һәм өйрәнү турында төп доклад белән ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. "Хәзерге вакытта Татарстанда ике йөз меңнән артык бала мәктәпкәчә оешмаларга йөри. 1984 балалар бакчасының 815е (41%) үз эшчәнлеген туган телдә алып бара. Туган телдә укыту һәм тәрбияләү 57% тәшкил итә, – дип билгеләп үтте министр. – Татарстан мәктәпләрендә биш телдә укыту һәм тәрбияләү оештырылган. Җиде тел "Туган тел" һәм "Туган әдәбият" фәннәре кысаларында өйрәнелә.

2023-2024 уку елында Татарстанда якшәмбе мәктәпләренең 110 бүлеге эшли, аларда Татарстан территориясендә яшәүче 25 милләтнең теле һәм мәдәнияте өйрәнелә. Дәресләргә 1700дән артык укучы йөри. Аларның иң зурысы – Казан шәһәренең күпмилләтле мәктәбе. Министр сүзләренә караганда, быел Мамадыш, Минзәлә, Чистай районнарында, Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә яңа төркемнәр ачылган, шул ук вакытта мондый бүлекчәләр саны кими торган районнар да бар. Илсур Һадиуллин, милли автономияләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, моңа игътибар итәргә киңәш итте.  "Азнакай, Баулы районнарында, Түбән Кама шәһәрендә әлеге түгәрәкләргә йөрүче балалар саны артты. Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат районнарында бүлекчәләр саны кимеде, - дип билгеләп үтте министр. – Милли автономияләр җитәкчеләрен муниципаль районнардагы якшәмбе мәктәпләре бүлекчәләренә ярдәм итүләрен сорыйм".

Казанда күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эше турында мәгълүмат белән учреждение директоры Маринэ Хухунашвили чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» өстәмә белем бирү үзәге 1995 елда ачылган, ул вакытта 4 бүлек эшләгән, ә бүген 25 милли бүлек эшли, анда 560 бала белем ала. "Хәзерге вакытта үзәктә 37 программа буенча туган тел, мәдәният һәм традицияләр, фольклор, хореография һәм вокал укытыла», – дип сөйләде Маринэ Хухунашвили.

Бүген профильле комитет әгъзалары Татарстанда гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы республика закон проектына төзәтмәләрне карадылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проекты 19 октябрьдә Дәүләт Советы утырышында парламент булмаган партияләр вәкилләре катнашында каралды һәм бертавыштан беренче укылышта кабул ителде.  Закон проектына төзәтмәләр 27 октябрьгә кадәр кабул ителгән. "Без ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе белән берлектә проектны тикшерү барышында яңгыраган тәкъдимнәрне җентекләп өйрәндек, – дип билгеләп үтте Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов,  – билгеләнгән срокларда закон чыгару инициативасы субъектларыннан төзәтмәләр кертелмәде. Безнең комитеттан терминнарның бертөрлелеген тәэмин итү һәм формулировкаларны төгәлләү максатыннан редакция төзәтмәләре таблицасы әзерләнгән".

Гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты Дәүләт Советының якынлашып килүче утырышында икенче укылышта каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International