Депутатлар округларда

2023 елның 17 ноябре, җомга, 15:04

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында социаль объектларны ачуда катнаштылар, архив хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын ведомствоның 105 еллыгы белән котладылар, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

15 ноябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов  эш сәфәре белән Менделеевск районына барды, анда социаль әһәмиятле объектларны ачуда катнашты. Әйтик, Менделеевскида «Мәгариф» илкүләм проекты буенча капиталь ремонттан соң «Мирас» татар гимназиясе ачылды. Белем бирү учреждениесе 7 нче мәктәп базасында төзелгән. Бүген гимназиядә 170 бала белем ала, аларның тугызы — беренче сыйныф укучылары. Учреждение 264 балага исәпләнгән. "Мирас" та шулай ук милли көрәш буенча корэш секциясе эшләячәк.

Бу көнне Менделеевскида ике катлы «Тулпар» кунакханә комплексы ишекләрен ачты.  Кунакханә урнашкан бина тарихи. Башта ул административ бина буларак төзелгән. Төрле елларда анда КПСС һәм ВЛКСМның район комитетлары, балалар бакчасы, идарә учреждениесе урнашкан булган. 

15 ноябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта 2024-2026 елларга район бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде. Утырыш тәмамлангач, Азат Хамаев Минзәләнең иң яхшы хезмәтчәннәренә  дәүләт бүләкләре тапшырды.

15 ноябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Концерт залына керү урынында гаилә генеалогиясе буенча эшләр күргәзмәсе урнашкан, ул 190 дан артык экспонатны үз эченә алган. Бәйрәм кысаларында шулай ук ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырган конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Лауреатларга дипломнарны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тапшырды.

14 ноябрьдә Азнакай районы мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Тантана авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан узды. Бәйрәмдә алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Дәүләт Советы депутатлары исеменнән кунакларны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев котлады.

Шул ук көнне Таһир Һадиев «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә гражданнарны кабул итә.

14 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкениев белән берлектә 2019-2021 елгы сайлау кампаниясе барышында район халкынан килгән наказларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Депутат билгеләп үткәнчә, күпчелек наказлар автомобиль юлларының торышы, күперләрне ремонтлау белән бәйле, кайбер мәсьәләләр су белән тәэмин итү һәм су чыгаруга кагыла. "Юл картасы 2030 елга кадәр расланган. 233 наказның 121е үтәлгән, бу 52% тәшкил итә, – дип билгеләп үтте депутат. - Ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика программасы буенча зур эш башкарылган".

14 ноябрьдә Чаллыда «Автоградның яшь эшкуары – 2023» конкурсына йомгак ясалды. Финалга тугыз катнашучы чыкты, барлыгы 28 проект тәкъдим ителде. Конкурс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси инициативага ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Төп максат – яшьләр арасында нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшкуарлыкны популярлаштыру, дип хәбәр итә мәгълүмат сәясәте һәм шәһәр җәмәгатьчелеге белән элемтәләр идарәсе. Конкурска йомгак ясауда һәм жюри эшендә депутат Руслан Нигъмәтуллин катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International