Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» партиясенең төбәк Сәяси советы президиумы утырышын уздырды

2023 елның 17 ноябре, җомга, 16:33

9 декабрьдә С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV конференциясе узачак. Бу хакта карар бүген партиянең төбәк сәяси советы президиумы утырышында кабул ителде. Президиум утырышын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

Киләсе конференциядә партия әгъзалары агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар,  бурычларны билгеләячәкләр, төбәк Сәяси советы һәм Президиум составын яңартачаклар. Шулай ук Татарстан бердәмроссиялеләре 16-17 декабрьдә Мәскәүдә узачак «Бердәм Россия» партиясенең XXI съездында катнашу өчен делегатлар сайлаячак.

Съездда Татарстан бүлекчәсен 13 делегат тәкъдим итәчәк. Аларны 9 декабрьдә региональ конференциядә сайларга кирәк булачак. Казандагы конференциядә катнашу өчен район һәм муниципалитетлардагы җирле сәяси советлар вәкилләр сайлаячак. 25 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Татарстанда 45 җирле конференция узачак.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк Сәяси советы президиумы утырышында шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссиясе рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International