Закон үз көченә керде

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе, 08:09

Ноябрьдә  яңа республика законнары үз көченә керә. Үзгәрешләр теркәлмәгән гаражлар урнаштырылган җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләрен башкаруга, митинглар һәм демонстрацияләр үткәрү тәртибенә, караучысыз хайваннар белән эш итү буенча чаралар оештыруга кагылачак. Моннан тыш, ата-ананың (уллыкка алучының) икесе дә яисә берсе хәрби хезмәткәр булган күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү процедурасы гадиләштерелә.  

 

Гараж амнистиясе гамәлдә

27 ноябрьдә «Гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 3 статьяларына үзгәреш кертү турында 113-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән гаражларга һәм гаражлар урнашкан җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләрен яки комплекслы кадастр эшләрен башкаруны тәэмин итү хокукын бирә.

Шул ук вакытта җирлекләрнең җирле үзидарә органнарының әлеге эшләрнең үтәлешен тәэмин итүгә хокукы турындагы нигезләмә чыгарылган.

 

Митинглар һәм демонстрацияләр үткәрү тәртибе тәгаенләнә

27 ноябрьдә «Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында «Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында»107-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон митинглар һәм демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар үткәргәндә транспорт чараларын куллануны көйли. Аерым алганда, закон белән өчен бер оештырылган колонна составында «ВE» һәм «СЕ» категорияле транспорт чараларының максималь саны билгеләнгән. Мондый машиналар саны 15 берәмлектән артмаска тиеш.

Сүз нинди транспорт чаралары турында бара соң? «BE» категориясе – прицеп белән тоташтырылган «B» категорияле автомобильләр, аларның рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 750 килограммнан артык. «CE» категориясе – прицеп белән тоташтырылган, рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 750 килограммнан артык булган «C» категорияле автомобильләр.

Шулай итеп, транспорт чараларын кулланып җәмәгать чараларын оештыруда һәм үткәрүдә законга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, бер оештырылган транспорт колоннасы составында хәрәкәт итә алган транспорт чаралары саны законда каралганнан артмаска тиеш:

1) «A» категориясе өчен 35 берәмлек;

2) «B» категориясе өчен 30 берәмлек;

3) «C» категориясе өчен 25 берәмлек;

4) «D» категориясе өчен 20 берәмлек;

5) «ВЕ» һәм «СЕ»категорияләре өчен 15 берәмлек (барлыгы).

 

Республика Хөкүмәтенә экология өлкәсендә өстәмә вәкаләтләр бирелә

16 ноябрьдә Татарстан Министрлар Кабинетына экология өлкәсендә өстәмә вәкаләтләр бирүне күздә тоткан «Татарстан Республикасының Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 112-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Аерым алганда, республика Хөкүмәтенә каты коммуналь калдыклар күләмен һәм массасын исәпләү ысулын билгеләү һәм ККК күләмен һәм массасын исәпләү ысулын сайлау тәртибен раслау (ККК белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр буенча исәп-хисаплар өчен), әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ачыклау һәм аны бетерүне оештыру буенча вәкаләтләр беркетелә.

 

ТР Министрлар Кабинеты – караучысыз хайваннар белән эш итү чаралары өчен җаваплы

16 ноябрьдә «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 108-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде. Закон Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына хуҗасыз хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру эшчәнлеген гамәлгә ашырганда чаралар оештыру вәкаләтен бирә.

 

Күп балалы хәрби кешеләрнең гаиләләренә бушлай җир кишәрлекләре бирү тәртибе гадиләштерелә

27 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 114-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Хәзерге вакытта Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлеге бирү өчен мәҗбүри шартларның берсе –  республика территориясендә соңгы биш елдан да ким булмаган чорда даими яшәү (гражданнар милкендә булган торак йорт урнашкан җир кишәрлекләрен бирү очракларыннан тыш).

Кабул ителгән закон нигезендә, әгәр ата-ананың берсе яки бердәнбер ата яки ана хәрби хезмәткәр статусына ия булса әлеге таләп куелмый.

Шуңа күрә җир кишәрлеге бирү турындагы гаризага кушылган документлар исемлеге «Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында»1998 елның 27 маендагы 76-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә хәрби хезмәткәр статусын раслаучы документ белән тулыландырыла.

Татарстанда, 2023 елның 1 июнендәге мәгълүматлар буенча, җир кишәрлекләре алу исемлегенә 98 хәрби хезмәткәр гаиләсе кертелгән, шуларның 48е әлегә җир кишәрлеге белән тәэмин ителмәгән.

 

Дәүләт Советы даими рәвештә гражданнарның сәламәтлек торышы турындагы мәгълүматны караячак

16 ноябрьдә «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү турында»109-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон нигезендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республикада гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы докладын тыңлаячак.

"Еллык доклад сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы тарафыннан әзерләнәчәк һәм парламентка Министрлар Кабинеты тарафыннан тапшырылачак», – дип басым ясады Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, закон проектын шәрехләп.

 

Җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында

2024 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында»Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында»111-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон республика муниципалитетларында гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта Татарстанда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвен 2 шәһәр округы (Казан һәм Яр Чаллы), 43 муниципаль район, шулай ук берничә авыл җирлеге гамәлгә ашыра. Кабул ителгән закон 22 торак пункт исемлеген билгели, аларның башкарма комитетларына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтләр генә бирелеп калмый, алар инде бу эшләрне  гамәлгә ашыралар.

Мондый карар хокукны куллану практикасын анализлаганнан соң кабул ителде, 11 муниципаль районда тиешле вәкаләтләр бирелгән шәһәр һәм авыл җирлекләренең 20 башкарма комитеты 2019 елдан бирле бер генә теркәү чарасын да гамәлгә ашырмаганлыгы ачыкланды. Җирле үзидарә органнарының гражданлык актларын теркәү вәкаләтләре нәкъ менә шундый муниципалитетларда туктатыла.

Әмма татарстанлылар өчен бу үзгәрешләр артык  әһәмиятле булмаячак, чөнки 2021 елның 30 декабреннән федераль законнарда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуның экстерриториаль принцибы билгеләнгән. Ул дәүләт хезмәтен Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәүгә вәкаләтле булган 67 органның теләсә кайсысыннан алырга мөмкинлек бирә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International