Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» - КПК» диалогы утырышында: «Партияара һәм төбәкара мөнәсәбәтләрне, халык дипломатиясен тирәнәйтү Россия һәм Кытайның дөньякүләм позицияләрен ныгытуга ярдәм итә»

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе, 14:24

Бүген «Бердәм Россия» – Кытай Коммунистлар партиясе» диалогы утырышында бүгенге шартларда партияара хезмәттәшлекне тирәнәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Видеоэлемтә режимында узган утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ике илнең идарә итүче партияләре арасындагы диалог механизмы стратегик мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора. Быел Россия һәм Кытай арасында партияара диалог унынчы тапкыр узды.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генераль Секретаре Си Цзиньпин форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен җибәргәннәр иде.

«Мәскәү һәм Пекин гадел һәм демократик дөнья тәртибен төзү өчен мөһим халыкара проблемаларны хәл итүдә көчләрне координациялиләр, – дип басым ясаган Владимир Путин, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов аша ирешелгән сәламләүдә, – Үзәк органнар да, төбәк структуралары да җәлеп ителгән даими элемтәләр партия төзелеше өлкәләрендә файдалы тәҗрибә алмашуны тәэмин итә, парламент һәм иҗтимагый эшчәнлек, үзара һәм халыкара көн тәртибендә актуаль мәсьәләләрне җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә».

«Кытай һәм Россиянең идарә итүче партияләре арасындагы диалог сәяси ышанычны тирәнәйтү өчен уникаль мәйданчык булды, – дип билгеләп үтте Си Цзиньпин үз сәламләвендә, – Безнең партияләр яңа чорда җаваплылык күрсәтәчәк һәм элемтәләрнең эчтәлеген баетачак, Россия-Кытай мөнәсәбәтләренә, халыкара гаделлекне һәм тигезлекне яклауга тагын да зуррак өлеш кертәчәк».

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия оешмаларының Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеген үстерүдә мөһим ролен ассызыклады. «Бүгенге дискуссия, гомумдөнья көн тәртибенең актуаль мәсьәләләре, Россия һәм Кытайның әйдәп баручы сәяси көчләренең роле һәм урыны буенча фикер алышу традицион рәвештә милли лидерларыбызның килешүләрен партия һәм төбәк эчтәлеге белән баета», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Парламент башлыгы партияара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Россия белән Кытай арасында күпкырлы хезмәттәшлекнең региональ дәрәҗәсе нисбәтеннән Татарстан тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте. «Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек безнең дәүләтләр арасындагы стратегик хезмәттәшлек кысаларында өстенлекле юнәлеш булып тора, турыдан-туры диалог һәм төбәк элемтәләре буенча да, «халык дипломатиясе» күзлегеннән дә, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, – Кытай даими рәвештә республиканың төп тышкы икътисади партнерлары бишлегенә керә. Соңгы 3 елда гына да безнең товар әйләнеше 2 тапкырдан күбрәккә артты, 2022 ел нәтиҗәләре буенча 11,7 млрд. юань тәшкил итте. Быел да динамик үсеш теркәп барабыз, ел йомгаклары буенча 14 млрд.юань күләмендә товар әйләнеше көтәбез».

Парламент башлыгы әйтүенчә, Татарстан белән провинцияләрнең үзара хезмәттәшлеге активлашкан. Узган атнада «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәренә эш сәфәре барышында Югары технологияләр күргәзмәсендә һәм алдынгы предприятиеләрдә булган, провинция җитәкчелеге белән очрашкан, Кытай бизнесменнары белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне тирәнәйтү турында фикер алышкан. 2014 елдан Кытайда Россия Сәүдә вәкиллеге составында Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиле эшли, ә 2015 елдан Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли. Безнең республикада Кытайдан 2 меңгә якын студент белем ала. Кытай инвесторлары үз проектларын республикада тормышка ашыра.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанның бердәмроссиялеләре ике илнең дә бизнес-даирәләренең «бөтен яклап тигез хокуклы ышанычлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек»не үстерүгә ярдәм итәрлек чара үткәрү инициативасын күтәренке рух белән кабул иткәннәр. Быел Казанда федераль хакимият органнары ярдәме белән «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы узды, анда 25 илдән, РФнең 58 субъектыннан, КХРның 14 провинциясеннән һәм автономияле төбәгеннән 7 меңнән артык кеше катнашты. Форум эшләгән чорда 21 килешү имзаланган, сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекнең бөтен спектрын үз эченә алган дистәләгән эшлекле сессияләр узган. «Без бик күп яңа ышанычлы партнерлар һәм дуслар таптык», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, форум кысаларында «Бердәм Россия» Генераль советы ярдәмендә сәяси партияләрнең халыкара мөнәсәбәтләрнең әһәмиятле өлеше буларак үзара хезмәттәшлегенә багышланган «түгәрәк өстәле уздырылган, анда партия структураларының территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә, яхшы күршелек, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек сәясәтен киңәйтүгә керткән өлешләре турында фикер алышканнар.

«Партияара мөнәсәбәтләрне, региональ дәрәҗәдә  «халык дипломатиясен» тирәнәйтү – бүгенге дөньяда безнең бөек державаларның позицияләрен ныгыту мәнфәгатьләрендә бик тә мөһим», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм стратегик хезмәттәшлекне дәвам итүенә ышаныч белдерде.

Утырышта КПК Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Лю Цзяньчао, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясенең чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү һәм халыкара хезмәттәшлек буенча Генераль советы комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Климов, Кытайның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй, РФнең КХРдагы илчелеге киңәшчесе  Иван Желоховцев, КПК Үзәк Комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре катнашты. Стратегик диалог кысаларында бүген шулай ук 2024-2026 елларга Россия һәм Кытайның әйдәп баручы сәяси көчләренең алга таба хезмәттәшлеге турында протокол имзаланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International