Фәрит Мөхәммәтшин Аман Тулеевның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе, 15:00

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Кемерово өлкәсенең элеккеге башлыгы Аман Тулеевның вафат булуы уңаеннан тирән кайгы уртаклашты. Кайгы телеграммасы Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев адресына җибәрелде.

"Бу кайгылы хәбәр йөрәкләребезгә кайгы булып җитеште. Кемерово өлкәсенең һәм гомумән Россия Федерациясенең иҗади үсешенә зур өлеш керткән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе вафат булды, - диелә телеграммада. - Дәүләт хезмәтен нәтиҗәле хәл итүдә зур тәҗрибәгә ия булган абруйлы сәясәтче, инициатив җитәкче буларак ул төбәктәге социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне тотрыкландыруга юнәлдерелгән күп кенә идеяләр һәм эшләнмәләр башлангычында торды».

Фәрит Мөхәммәтшин Аман Тулеевның гаиләсенең һәм хезмәттәшләренең, барлык кузбасслыларның кайгысын уртаклашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International