Гражданнарның башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре түгәрәк өстәл форматында тикшерелде

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе, 13:37

Бүген Дәүләт Советында "Гражданнар һәм башкарма хакимият органнары. Судтан тыш хезмәттәшлек юллары" дигән темага киңәшмә булды. Ул КПРФ фракциясе инициативасы белән уздырылды. Түгәрәк өстәл эшендә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары, КПРФ фракциясе әгъзалары Фадбир Сафин һәм Мансур Гарифуллин, күзәтчелек һәм суд органнары, профильле ведомстволар, шулай ук республиканың иҗтимагый оешмалары, гражданнарның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Хафиз Миргалимов Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнехановның шәһәр, район һәм авыл дәрәҗәсендәге муниципаль хакимият органнарының халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салуда мөһим ролен билгеләп үтүен искәртте. "Республика, муниципаль һәм җирле хакимиятләргә кешеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә, бу аларның конституцион хокукы, - дип ассызыклады Хафиз Миригалимов. - Әмма башкаручылар, үз вазифалары һәм функцияләре буенча гаризаларга һәм шикаятьләргә җавап бирергә тиеш булганнар дәрәҗәсендә кайвакыт формаль караш, отпискалар һәм битарафлык күзәтелә. Шуны танырга туры килә: гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары һәрвакытта да нәтиҗәле эшләми».

Дәүләт Советы депутаты Мансур Гарифуллин, бакчачылардан шикаятьләр санының артуы турында хәбәр итеп, конкрет юнәлешләр өчен җавап бирүче башкарма органнарның структур бүлекчәләре эшенә контрольне көчәйтү зарурлыгын билгеләп үтте.

Гражданнар белән хезмәттәшлек юллары турында ТР Рәиеснең Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева, ТР Югары Суды судьясы Вадим Шәрифуллин, Росреестрның ТР буенча Идарәсе хокук бүлеге башлыгы Лидия Лебедева, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу бүлеге башлыгы Елена Степанова, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Вәгыйз Саттаров һәм башкалар сөйләде.

Агымдагы елның 10 аенда җирле үзидарә органнарына гражданнардан 45 меңгә якын мөрәҗәгать, министрлыкларга һәм ведомстволарга - 81,5 мең мөрәҗәгать кергән. Республиканың Югары суды тарафыннан күп балалы гаиләләргә һәм инвалидларга җир участогы бүлеп бирү, гаражларны һәм бакча участокларын хосусыйлаштыру, шәхси торак төзелеше өчен җир участокларына хокук алу һәм рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча 1524 эш каралган. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 4,8 мең язма һәм телдән мөрәҗәгать килгән, аларның 90 проценты уңай хәл ителгән.

Утырыш кысаларында хакимият органнары вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Түгәрәк өстәл эш нәтиҗәләре буенча тиешле тәкъдимнәр кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International