КПРФ фракциясе утырышы узды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:37

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның кырык тугызынчы утырышы көн тәртибен тикшерделәр, шулай ук үткәрелгән түгәрәк өстәлләргә йомгак ясадылар, депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен карадылар.

Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан парламентның кырык тугызынчы утырышының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне фракция әгъзалары хупларга карар кылды.

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов инвалидларга дәүләт ярдәме чараларына һәм гражданнарның башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр турында хәбәр итте. Түгәрәк өстәл форматындагы мондый киңәшмәләрдә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу практикасын депутатлар дәвам итәргә булдылар. Киләсе атнада республиканың тарихи урыннары буенча туристик маршрутлар үсеше яктылыгында мәдәни һәйкәлләрне саклау мәсьәләләрен карау планлаштырыла.

Шулай ук КПРФ фракциясенең басма бюллетенен чыгаруны яңарту һәм Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю буенча акцияләрдә депутатларның катнашуын активлаштыру турында карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International