«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:46

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар киләсе 2024 елга эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны «ТНВ» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Депутатлар төркеме әгъзалары билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясендә 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, парламентарийлар гаилә институтын ныгыту, традицион кыйммәтләрне яклау, балалы яшь гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендә законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрергә планлаштыралар.

Алда торган яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габдулҗанов шулай ук парламентарийларның игътибарын авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтергә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга барырга тәкъдим итте.

Утырыш кысаларында депутатлар шулай ук бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта каралачак республика бюджеты проектын тикшерделәр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International