Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев белән хушлашу иртәгә республика парламенты бинасында узачак

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:14

Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы бүген бер минутлык тынлык белән башланып китте. Биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, «Майский» теплица комбинаты» комбинаты директоры Илшат Ганиев бакыйлыкка күчте.

«Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Газим улы Ганиев вафат булды, дигән кайгылы хәбәрне җиткерергә мәҗбүрмен, - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, - Илшат Газыймович биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булып сайланды, шактый еллар экологик иминлек, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча даими комиссиядә эшләде, аннары Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында эшләде».

Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Илшат Ганиев депутатлар арасында да, сайлаучылар арасында да зур абруйга ия иде, "алар үз мәсьәләләрен хәл итүдә депутат Ганиевтан һәрвакыт ярдәм таба алды".

“Илшат Газыйм улы Ганиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Илшат Газим улы Ганиев белән хушлашу иртәгә, 24 ноябрьдә, 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында булачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International