«Бердәм Россия» фракциясе утырышында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:30

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында чаралар үткәрү барышын карадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Александр Тыгин үткәрде. 

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасында илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, 2019 елдан гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган ил үсешенең илкүләм максатларына ирешүнең төп коралы булып тора. Илкүләм проектлар тормышыбызның барлык өлкәләренә кагыла, социаль объектларны төзекләндерү, төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

"Илкүләм проектлар гражданнарның иң кискен һәм мөһим мәсьәләләрен системалы хәл итәргә тиеш, – дип басым ясады Татьяна Ларионова, – Кешеләрнең яхшы белем алулары, кызыклы эш табулары, торак шартларын яхшыртулары төп максат булып тора. Илкүләм проектлар ярдәмендә без заманча мәктәпләр, югары технологияле хастаханәләр, куркынычсыз юллар төзибез, халыкка һәм бизнеска адреслы ярдәм күрсәтәбез».

Татьяна Ларионова «Мәгариф» илкүләм проектына аерым тукталды. Татарстанда әлеге илкүләм проект кысаларында 436 «Үсеш ноктасы»  үзәге булдырылган, «Кванториум» мәктәп технопарклары, сәләтле балаларга ярдәм итү үзәкләре, IT-клублар һ. б. ачылган.

5 ел эчендә республикада «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модель китапханәләре һәм виртуаль концерт заллары булдырылды. Китапханәләргә йөрүчеләр саны 2- 3 тапкырга арткан.

2019 елдан «Бердәм Россия» партиясенә илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруның контроль функциясе йөкләнә. Барлык төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, эшче төркемнәр оештырыла. «Безнең республика комиссиясе Татарстан халкы файдасына актив һәм нәтиҗәле эшләде» , – дип ассызыклады Татьяна Ларионова. 

Хәзерге вакытта илкүләм проектлар буенча эш РФ Хөкүмәте һәм төбәк башкарма хакимият органнарының проект офислары тарафыннан төгәл һәм системалы оештырылган. «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасын формалаштыруын исәпкә алып, партия эшче төркемнәре эшчәнлегенең фокусы Халык программасы нигезләмәләрен тормышка ашыруга күчә.

Татьяна Ларионова шулай ук илкүләм проектлар буенча республика комиссиясе эшенә йомгак ясарга тәкъдим итте.

Бүген исә фракция утырышында парламентарийлар Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Республика мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу максатларында республикада 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. «Зур Татарстан гаиләсенең барлык халыклары вәкилләре арасында ихтирамлы диалог, телләрне, мәдәниятне, традицияләрне саклау һәм үстерү турында кайгырту – Татарстанның кыйммәтле байлыгы, аны сакларга һәм үстерергә кирәк», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Милли  мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру буенча эш Татарстан Республикасы Рәисе Указы, республика планы һәм ведомство эш планнары нигезендә алып барыла. Шулай ук республика муниципаль берәмлекләрендә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре һәм депутатлар корпусы белән берлектә зур чаралар комплексы үткәрелә.

Республика планына төп юнәлешләр буенча 66 чара кертелгән - мәгариф, фән, нәшрият эшчәнлеге, милли мәдәни чаралар, мәгълүмати яктырту, матди-техник җиһазландыру һ.б. Мәдәният министры билгеләп үткәнчә, быелның 9 аенда планлаштырылган 66 чараның 58е (72%) үткәрелгән. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан 5,5 меңнән артык чара үткәрелгән.

Ирада Әюпова  Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елының иң масштаблы республика проектлары арасында ТР Фәннәр Академиясенең фәнни-тикшеренү чараларын, Татарстан Халыклары дуслыгы йортының тарихи-мәдәни һәм этнографик проектларын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм ТР яшьләр министрлыгының мәгариф-агарту һәм патриотик проектларын билгеләде.

Иң якты проектлар республиканың Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч, Түбән Кама районнары муниципалитетлары тарафыннан гамәлгә ашырылды. Монда чараларны оештыруга иҗади якын килделәр, республикада яшәүче халыкларның юкка чыгып барган традицияләренә нигезләнгән уникаль бәйрәмнәрне торгыздылар.

«Татарстанда милли традицион бәйрәмнәрне үткәрүгә аерым игътибар бирелә. Нәкъ менә бәйрәмнәр, йолалар һәм фестивальләр тел мохитен, мәдәниятнең тел киңлеген формалаштырырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Ирада Әюпова, –  бәйрәмнәрдә һәм йолаларда һәр халыкның традицияләрен тапшыру механизмнары салынган».

Татарстанда ике ел элек «Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон реестры» мәгълүмат системасы эшли башлады, анда һәр муниципаль берәмлек өчен үз «эш кабинеты»булдырылды. Реестрда объектның һәр берәмлеге фото-, видео-, аудиоматериаллар белән бербөтен фәнни тикшеренү буларак ачыла. Бүгенге көндә реестрга 89 объект кертелгән. 

Ирада Әюпова әйтүенчә, мәдәниятара диалогның иң нәтиҗәле формаларының берсе – Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре. Моннан тыш, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Казанда республика муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәре уза, анда һәр район зур концерт программасы, осталар һәм эшмәкәрләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе әзерли, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрә, уникаль туристик маршрутлар тәкъдим итә һәм милли аш-су белән сыйлый.

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына старт бирелгән проектлар, Ирада Әюпова әйтүенчә, киләсе елда да дәвам итәчәк.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International