Дәүләт Советы депутатлары "Язылу бүләк ит" хәйрия акциясенә кушылды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:33

Бүген Дәүләт Советында парламентның кырык тугызынчы утырышы кысаларында «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Акциядә парламент депутатлары  2024 елның беренче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета һәм журналларга язылу рәсмиләштерелде.

Парламентта  матбугатка язылу даими рәвештә оештырыла. Депутатлар ярдәме белән республикада төрле телләрдә чыга торган газета-журналларны һәм район басмаларын ветераннар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр ала.

Язылу кампаниясе барышында парламентарийлар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тәкъдим иткән «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарына, «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Татарстан», «Казан» журналларына  язылу рәсмиләштерде. Басмалар арасында шулай ук «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары да бар, аларның оештыручылары – ТР Дәүләт Советы һәм ТР Республикасы Министрлар Кабинеты.

"Бу инде безнең традициягә әверелде, Дәүләт Советы депутатлары республика һәм федераль басмаларга язылуны гамәлгә ашыра. Без ветераннар йортларына язылуны рәсмиләштерәбез, шул исәптән адреслы язылуны да гамәлгә ашырабыз, чөнки күп кенә ветераннар үзләре теләк белдерә, шуңа күрә без аларга республикабызда һәм илебездә башкарылган  эшләрдән  һәм вакыйгалардан хәбәрдар булырга ярдәм итәбез», – дип басым ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе Баулы интернат-йортында яшәүчеләр өчен берничә республика басмасына язылу рәсмиләштерде. «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарының һәм «Сөембикә» журналының яңа саннарын бу социаль учреждениедә һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International