Депутатлар округларда

2023 елның 24 ноябре, җомга, 14:43

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында капиталь ремонттан соң булган социаль объектларны ачуда катнаштылар, шулай ук ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

22 ноябрьдә Биектау районында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды, аны реконструкцияләү «Мәдәният»  илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында узды. Ачылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. 1967 елда төзелгән бина хәзер өр-яңа төсмер алды. Учреждениегә яңа җиһазлар куелган, иркен сәхнә, китапханә, уку залы, тавыш яздыру бүлмәсе, кинозал булдырылган, өстәл уеннары уйнарга мөмкин булган ял бүлмәсе бар.

Шул ук көнне Марат Әхмәтов һәм депутат Азат Җиһаншин Мүлма урта гомуми белем бирү мәктәбен һәм мәктәп бинасының беренче катында урнашкан балалар бакчасын карадылар. Хәзерге вакытта мәктәптә 77 бала укый, 30 бала балалар бакчасына йөри. Беренче катта ашханә, китапханә, актлар залы, спорт залы урнашкан. Мәктәпнең яңа бинасы республика программасына туры китереп ремонтланган.

21 ноябрьдә Татарстан Республикасының "Интернет" челтәрендәге региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә республика халкы белән «Шәһәр агломерацияләре үсешендә заманча тенденцияләр»темасына туры эфир булды. Онлайн-фикер алышуда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты.

21 ноябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында ТРда региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узган кайнар линия эшендә катнашты.

21 ноябрьдә Казанның «Әкият» мәдәни үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне 25 конкурсант алды. Җиңүчеләрне җиде номинация буенча билгелиләр, һәркайсында өч призлы урынны бүлеп бирәләр. Конкурс балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү өлкәсендә социаль сәясәтне камилләштерүгә ярдәм итәргә тиеш. Лауреатларга дипломнарны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева тапшырды.

20 ноябрьдә Сарман муниципаль районында дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Геннадий Глушков катнашты.

Шул ук көнне депутатлар район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән берлектә якташлары-хәрбиләр өчен гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар, шулай ук балалар хокукларын  яклау һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча опеканың юридик аспектлары турында түгәрәк өстәл үткәрделәр.

20 ноябрьдә Чаллыда «Эшмәкәрлек лабораториясе» һәм «Башлангыч бизнес өчен остаз» иҗтимагый проектларының яңа сезоны ачылды. Проектларны оештыручыларның берсе-Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин. Проектлар Үсеш партиясенең Чаллы бүлекчәләре һәм «Бердәм Россия»белән берлектә тормышка ашырыла. Эшмәкәрлек лабораториясендә 8 мәктәп катнаша. Югары сыйныф укучылары микроикътисад һәм финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәнәләр, үз бизнес-проектларын эшлиләр. «Яңа бизнес өчен остаз» проектында 9 яшь эшмәкәр тәҗрибәле остазларның бушлай ярдәмен ала һәм үз компанияләрен үстерә.

16 ноябрьдә Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина гражданнарны кабул итте. Татарстанлылар депутатка мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр ялгыз аналарга социаль түләүләр бирү, 20 нче шәһәр поликлиникасында табиб-невропатологлар җитмәү, ишегалды территориясен төзекләндерү белән бәйле иде.

16 ноябрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Мөслим муниципаль районы Советының XXIX утырышында катнашты. Анда районның 2023 елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында хисап белән район башлыгы, район Советы рәисе Альберт Хуҗин чыгыш ясады.  Альберт Хәбибуллин республиканың социаль-икътисади хәле турында мәгълүмат бирде, Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, комитет эше турында сөйләде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International