Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:19

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар үткәрде.  Чара закон проектларын әзерләү һәм федераль һәм республика законнарында актуаль яңалыкларга багышланган иде.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советында мондый парламент семинарлары даими үткәрелә. "Тормыш законнарны даими камилләштерүне таләп итә, - диде ул. - Безнең парламентның закон чыгару эшенең шактый зур өлешен гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү, шул исәптән республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы били».

Дәүләт Советы депутатлары һәм депутат ярдәмчеләре федераль һәм республика законнарындагы актуаль үзгәрешләр буенча фикер алыштылар, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе тарафыннан  әлеге законнарга күзәтү тәкъдим ителде.

Семинарда катнашучылар шулай ук тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Ватан тарихы кафедрасы профессоры Диләрә Усманованың татарларның Россия империясе Дәүләт Думасында вәкиллеге турындагы лекциясен тыңладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International