«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе эшенә йомгак ясалды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:20

Бүген Дәүләт Советында республика массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре өчен матбугат конференциясе узды, анда «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшенә йомгак ясалды. Журналистлар белән «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова аралашты.

Журналистларга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм депутатлар берләшмәсе эшчәнлегенә игътибар өчен рәхмәт белдереп, Алсу Нәбиева 2023 ел хатын-кыз депутатлар өчен вакыйгаларга бай булды дип билгеләп үтте. "Берләшмә эшенең төп юнәлеше – закон чыгару эшчәнлеге, – дип ассызыклады ул. – Берләшмә әгъзалары катнашында Дәүләт Советына 17 закон проекты кертелде. Әлбәттә, аларның күбесе социаль характерда һәм балалы гаиләләргә, аз керемле гражданнарга һәм инвалидларга, махсус хәрби операцияда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләрен законнар белән көйләү белән бәйле».

«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән социаль өлкәнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары хатын-кыз депутатларының дискуссия мәйданчыгы булдырылган.

Идел буе федераль округы Закон чыгару җыеннарының хатын-кыз депутатлары белән хезмәттәшлек «Бердәм Россия» партиясе буенча да алып барыла. Аерым алганда, бу елның башында Идел буе федераль округы хатын-кыз депутатларының стратегик сессиясенә йомгак ясалган, аның кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасын» гамәлгә ашыру буенча уртак тәкъдимнәр турында фикер алышканнар.

Алсу Нәбиева әйтүенчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән зур эш алып барыла. Беренче яртыеллыкта хатын-кыз депутатлар тарафыннан 378 кеше кабул ителгән, 932 мөрәҗәгать каралган.

Даими рәвештә кайнар линияләр үткәрелгән, алар барышында 400дән артык мөрәҗәгать килгән, һәм бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаган. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә актуаль социаль мәсьәләләр буенча 4 «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе үткәрелгән. Аларда социаль ятимлекне, гаилә иминсезлеген һәм көнкүреш конфликтларын профилактикалау, җәйге ялны оештыру, Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре каралган.

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, Донбасста яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары вакытлыча тору урыннарында урнашкан ЛХР һәм ДХР гаиләләре белән очрашканнар, матди һәм мораль ярдәм күрсәткәннәр.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында парламент һәм җирле үзидарә муниципаль органнары депутатлары тарафыннан күп балалы, аз керемле гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Донбасстан мәҗбүри күченеп килгән кешеләрнең балаларына даими ярдәм күрсәтелә.

Ноябрь башында "Ватанны саклаучылар" фонды филиалында махсус хәрби операцияда катнашучылар мәсьәләләрен хокукый җайга салу буенча "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең түгәрәк өстәле утырышы булган.

– Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасының танылган хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» региональ проекты буенча эш дәвам итә, – дип белдерде Алсу Нәбиева. – Проектның максаты –тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру. Бу нисбәттән ТР муниципаль берәмлекләреннән 956  мөрәҗәгать керде.

Апрельдә парламент берләшмәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар һәм башка халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уздырыла торган «Тукайга мәхәббәт белән...» IV Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесенә йомгак ясаган.

Берләшмәнең күп яклы эшчәнлеге, аның җитәкчесе әйтүенчә, «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы вакытында аеруча ачык күренгән, аның кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы эшли башлаган. Һәр сессиягә хатын-кыз депутатлар беркетелгән, алар көн саен мәйданчык оештыру өстендә эшләгәннәр, чит ил спикерлары, модераторлары белән сөйләшүләр алып барганнар. Әлеге кысада 7 эшлекле сессия һәм матбугат конференциясе уздырылган. Трек эшендә 16 илдән 47 спикер катнашкан. Хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү, матурлык һәм сәламәтлек өлкәсендә бизнес оештыру, хәйриячелек, мәгариф, туризм өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча 16 килешү имзаланган.

Алсу Нәбиева әйтүенчә, хәзерге вакытта берләшмә 2024 елда Казанда узачак чираттагы «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашуга әзерлек буенча актив эш алып бара. Сентябрьдә Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары Камерун делегациясе белән очрашкан. Анда Камерунда хатын-кызлар алдында торган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру, шулай ук Африка хатын-кызлары ассоциациясе эшчәнлеге турында фикер алышканнар.

Берләшмә җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова матбугат конференциясендә катнашучыларга «Бердәм Россия»нең партия проектларын гамәлгә ашыру турында кыскача мәгълүмат бирде.

Аннары спикерлар журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International