Депутатлар округларда

2023 елның 2 декабре, шимбә, 11:58

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарындагы социаль учреждениеләрдә булдылар, шулай ук «Ике кешегә бер һөнәр» проекты кысаларында педагоглар гаиләләре белән очраштылар.

1 декабрьдә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү партиясенең рәсми аккаунтында «Россиянең көче бердәмлектә» темасына туры трансляция узды. Онлайн-очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары, партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев катнашты.

30 ноябрьдә Тукай районының Түбән Суыксу авылында күренекле көрәшче Раббани Шәрипов Кубогы өчен милли көрәш буенча XIII турнир ачылды. Ярышларда 2006 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Яшь көрәшчеләрне, тренерларны һәм җанатарларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов сәламләде. Быел турнир 13 тапкыр үткәрелә һәм 11 районнан 200гә якын көрәшчене җыйган.

30 ноябрьдә Минзәлә районында «Бердәм Россия» партиясенең туган көне алдыннан Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районында яшәүчеләр белән очрашты. Моннан тыш, депутат Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды.

30 ноябрьдә Казандагы Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә педагогик гаиләләр өчен уздырылган «Ике кешегә бер һөнәр»  профсоюз проекты зур бәйрәм белән тәмамланды. Тантанага мәгариф өлкәсендә эшләүче 125 пар чакырылган иде. Чараны үткәрү инициативасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе чыккан иде. Дәүләт Советы исеменнән педагоглар һөнәренә тугрылыклы булулары өчен Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева рәхмәт белдерделәр. "Бүген сезгә карап, кадерле педагоглар, мин барлык укытучыларымны рәхмәт хисләре  белән искә алам, – дип билгеләп үтте Елена Кузьмичева. – Гаиләдә уртак эш булу –бик яхшы, сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен зур рәхмәт».

30 ноябрьдә республикада «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән 10 ел дәвамында уздырыла торган «Кыюлык тартмасы» акциясе тәмамланды. Кеше кайгысына битараф булмаган татарстанлылардан килгән уенчыкларны һәм бүләкләрне  Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина, Светлана Захарова, Светлана Вострикова һәм Людмила Рыбакова Республика балалар клиник хастаханәсенә тапшырдылар.

30 ноябрьдә Тимирясов исемендәге  КИУда «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXVII конференциясе булды. Чара 1 декабрьдә 22 яшен тутырган партиягә нигез салу көне алдыннан узды. Конференциядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары катнашты.

29 ноябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Казандагы региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка формалаштырылган гуманитар йөкне махсус хәрби операция  зонасына илтүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Моннан тыш, Арча районында яшәүче кеше ике авыл арасындагы юлны ремонтлауда ярдәм итүне сорады. Камил Садриев барлык сорауларны игътибарга алды.

27 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсенең 40нчы конференциясендә катнашты. Конференция башланганчы Светлана Захарова яшьләр белән эшләүгә юнәлдерелгән социаль проектлар күргәзмәсе белән танышты. Конференциядә депутат «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эше турында сөйләде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International