Депутатлар округларда

2023 елның 8 декабре, җомга, 15:26

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, Буа драма театрын ачуда катнаштылар, Инвалидлар декадасы кысаларында социаль учреждениеләрдә булдылар, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрделәр.

7 декабрьдә Мамадыш шәһәренең район мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көнен зур бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр. Кунакларны һәм район халкын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады. Чара кысаларында шулай ук Инвалидлар декадасына багышланган хәйрия марафоны узды. Сатуга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар язган ике картина куелган иде. Аларны район башлыгы Анатолий Иванов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сатып алды. Картиналарны сатудан кергән акчалар балаларның ата-аналарына тапшырыла. 

7 декабрьдә Яр Чаллыда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Спартакиада кысаларында ГТО фестивале узды. Спартакиада кунакларын һәм чарада катнашучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сәламләде. 26 яшьтән 88 яшькә кадәрге 144 кеше 6 спорт төре буенча – өстәл теннисы, армрестлинг, дартс, шахмат, шашка, бочча – көч алыштылар. Шулай ук алар ГТО нормативларын тапшырдылар.

7 декабрьдә КФУның Алабуга институтында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең VI бөтенроссия форумы ачылды, анда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты. Быел форумда 26 мәгариф оешмасыннан 50 спикер, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Ярославль, Екатеринбург, Пермь, Орла, Краснодар крае, шулай ук Чечен Республикасы, Якутия, Чувашия, Башкортостан, Татарстаннан 300дән артык кеше катнашты.

Шул ук көнне Людмила Рыбакова Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының конференцияләр залында «Карл Гун» китабы презентациясендә катнашты.

7 декабрьдә Чаллыдан Татарстан хәрбиләренә чираттагы ярдәм җибәрелде. Йөкне илтеп тапшыру буенча транспорт чыгымнарын Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин үз өстенә алды, ул әлеге  максатларда 20 тонналы йөк автомобиле бирде.

6 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районы "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Район халкының мөрәҗәгатьләре социаль түләүләргә, ташламалы даруларга, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итүгә кагылган.

6 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының зур залында район һәм шәһәр советларының уртак сессиясе узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашты. Уртак сессиянең көн тәртибенә 13 проект кертелде.

6 декабрьдә Идел буе районының «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова гражданнарны кабул итте. Депутатка 12 тегү машинасын ремонтлауны оештыру үтенече белән 82 нче мәктәп укытучылары мөрәҗәгать итте. Алар укучылары белән махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен кием тегү акциясен оештырырга әзер. "Мәсьәлә эшкә алынды, укучыларның һәм укытучыларның изге теләген хупларга кирәк", – дип билгеләп үтте депутат.

Мөрәҗәгатьләр шулай ук Казан ишегалларында кар җыюга, шулай ук инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ел саен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә дә кагыла.

5 декабрьдә Буада реконструкциядән соң драма театрының яңартылган  бинасы ачылды. Анда эшләр 2022 елның апрель башыннан алып барылган. Яңартудан соң театрның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрга кадәр арта, ә залның сыйдырышлылыгы хәзер 400дән артык кеше тәшкил итә. Мәдәният илкүләм проекты кысаларында реконструкцияләнгән бинада профессиональ артистлар һәм музыкаль коллективлар чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар тудырылган. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика парламенты депутатлары Шакир Яһудин, Людмила Рыбакова, Ринат Гайзатуллин катнашты.

5 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев РФ Президенты Владимир Путинның ТР кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Коллектив язма мөрәҗәгатьтә Биектау районы халкы гыйбадәтханәне мәдәни мирас объекты буларак торгызуны сорый. Азнакай районында яшәүче кеше районның торак массивларының берсендә юлны яктыртуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгатьләр депутат тарафыннан эшкә алынды.

4 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Мәскәүдә «Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре» темасына парламент тыңлауларында катнашты. Чара барышында дәүләт милли сәясәтенең хокукый нигезләрен камилләштерү, бу өлкәдә дәүләт органнары эшчәнлеген координацияләүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде.

4 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән Донбасста булып кайттылар, волонтерлар белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәттеләр.  Башта гуманитар конвой Луганск шәһәренә килә, анда Балтач районы халкы җыйган барлык кирәкле әйберләр госпитальгә һәм балалар йортына тапшырыла. Мобилизациянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта хәрби бурыч үтәүче якташ сугышчылар белән очрашу уздырдылар. Аларга квадрокоптер һәм тепловизорлар, шулай ук кирәкле әйберләр һәм азык-төлек тапшырдылар. Сугышчылар үзләренең якташлары, район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары җыйган гуманитар ярдәм өчен зур рәхмәт белдерделәр.

4 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Чаллы шәһәренең Автозавод районы башлыгы Винер Харисов белән бергә яңа ел алдыннан махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Р.А. Мөгыйновның гаиләсе янына бардылар. Һәлак булган хәрбинең хатыны Резеда Миңнеразитовна ике инвалид бала тәрбияли. Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтелде, балаларны бүләкләр – уенчыклар һәм тәм-томнар белән сөендерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International