Идел буе закон чыгаручыларының игътибары үзәгендә – авылларда медицина ярдәме алу мәсьәләләре

2023 елның 8 декабре, җомга, 17:37

Бүген Чебоксар шәһәрендә (Чуваш Республикасы) узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең җитмешенче, юбилей утырышында авыл халкына медицина ярдәменнән файдалану һәм инициативалы бюджетлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Ассоциациянең 2024 елга эш планын раслады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышта авыл халкына медицина ярдәмен алу һәм сәламәтлекне саклауны законнар белән җайга салу мәсьәләләре үзәкләштерелде. Көннең беренче яртысында парламентарийлар Чебоксар муниципаль округының Ойкасы авылында булдылар, анда фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән, барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, якындагы өч авылда яшәүче 460тан артык кешегә хезмәт күрсәтә. Авыл халкы ФАПны "авылыбызның тормыш үзәге"дип атый, чөнки биредә диспансерлаштыру оештырылган, ташламага ия кешеләр өчен дарулар бирүче даруханә пункты эшли, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр уза.

Бүген исә Идел буе федераль округы закон чыгаручылары Чебоксар район хастаханәсендә һәм травматология, травопедия һәм эндопротезлау үзәгендә булдылар. Узган ел «Сакчыл поликлиника» проекты кысаларында ЧРБ тулысынча яңартылган һәм бүген яңа федераль стандартлар буенча эшли. Чебоксар травматология үзәге 2009 елда «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән травматология-ортопедия профилендәге беренче өч федераль клиниканың берсе санала. Ел саен биредә 10 меңгә якын кешегә  югары технологияле медицина операцияләре ясала, ә үзәк үзе ел саен башкарыла торган эре буыннар артропластикасы саны буенча Россиянең алдынгы биш клиникасы арасына керә.

Авыл халкының сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен хәл итү системалы булырга тиеш, дип саный Идел буе закон чыгаручылары. Бу хакта пленар утырышта җентекләп сөйләштеләр. Идел буе федераль округында халыкның дүрттән бер өлеше авыл җирлегендә яши. "Кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау, медицина ярдәменең сыйфатын һәм уңайлылыгын яхшырту, дарулар белән тәэмин итү – барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының мөһим социаль әһәмиятле бурычлары, – дип ассызыклады Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, – соңгы вакытта округта сәламәтлекне саклау өлкәсендә күп эшләр башкарылуына карамастан, медицинадагы хәл актуаль проблемалар арасында кала, бу бигрәк тә авылларга кагыла».

Татарстанда авылда медицина ярдәме алуга зур игътибар бирелә. Безнең республика авыл сәламәтлеге өлкәсендә уңышлы практикаларны гамәлгә ашыру буенча округ төбәкләре арасында лидерлар рәтендә санала. Аерым алганда, сүз фельдшер-акушерлык пунктларының киң челтәре, мобиль поликлиникалар һәм күчмә медицина комплекслары эшен оештыру, авыл җирлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм программаларын гамәлгә ашыру турында бара. 

Фикер алышуда катнашып, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен санитар авиация программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгына юнәлтте. "Хәзерге вакытта санавиацияне нәтиҗәлерәк оештыруга ихтыяҗ бар, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – безнең республика территориясе зур, һәм ерак районнарга махсус җиһазландырылган вертолет мәйданчыклары булмаган очракта табибларны, югары категорияле белгечләрне оператив рәвештә китерү, шулай ук пациентны кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен республика клиникасына китерү шактый авыр. Татарстанда без андый эш белән шөгыльләнәбез. Бу округның башка төбәкләре өчен дә актуаль дип уйлыйм". Татарстан Дәүләт Советы Рәисе тәкъдиме Ассоциация карары проектына кертелде.

Бүген утырышта Идел буе төбәкләрендә инициативалы бюджетлаштыруны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының турыдан-туры формаларының берсе. Татарстанда граждан инициативаларына дәүләт ярдәме гражданнарның үзара салым салу механизмын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстанлылар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелә. Аерым алганда, 2014-2023 елларда республика бюджетыннан гражданнарның үзара салымы кысаларында проектларны финанслауга 9 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Җыелган акчаларны кая юнәлтергә икәнен халык үзе хәл итә, нигездә бу төзекләндерү, юл төзелеше һәм ремонт, су белән тәэмин итү һәм авыл торак пунктларын яктырту мәсьәләләре.

"Гамәлдәге илкүләм проектларга, федераль һәм республика дәүләт программаларына өстәп гражданнарның инициативалы бюджетлаштыру һәм үзара салым программаларын гамәлгә ашыру, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә бик мөһим роль уйный, – дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә, – моннан тыш, үз акчаларын объектларны төзекләндерүгә салган кеше аларга бөтенләй башкача карый".

Утырыш эшендә Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International