Вячеслав Володин Россия Конституциясе юбилее белән котлады

2023 елның 12 декабре, сишәмбе, 07:09

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан котлау килде.

"Илебез өчен авыр вакытта кабул ителгән Конституция вәзгыятьне тотрыклыландыруда мөһим роль уйнады, дәүләт үсешенең юлын һәм өстенлекләрен билгеләде, - диелә Дәүләт Думасы җитәкчесе телеграммасында. - Бүгенге көндә яңартылган Конституция нормалары тышкы мәсьәләләрне хәл итәргә, Россиянең алга таба ныгуын, аның суверенитетын ныгытуын, гражданнарыбызның хокукларын һәм ирекләрен яклауны, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International