Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга паспортлар тапшырды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе, 13:48

Бүген Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. «Мин – Россия гражданы» традицион тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде, бүген илнең төп законы кабул ителүгә  30 ел тулды.  14 яшь тулган укучыларга паспортларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Тантаналы чарага республиканың төрле муниципаль районнарыннан олимпиадаларда, спорт ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәткән,  мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы 20 укучы чакырылды.

Тантананы ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясе көнендә иң яхшы укучыларны парламентка чакырып паспортлар тапшыруның  яхшы традициягә әверелүенә басым ясады. «Россия Федерациясе гражданы паспорты белән сез яңа тормышка керәсез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, – сезгә хәзер граждан буларак аерым таләпләр куела, сезнең бурычларыгыз, һәм шул ук вакытта, хокукларыгыз да барлыкка килә».

Фәрит Мөхәммәтшин илнең Төп законы 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык референдумы барышында кабул ителүен искәртте. Россия Конституциясе илебезнең көчле демократик һәм социаль дәүләтне сайлаган  төрле милләт, дин кешесе булган миллионлаган гражданнарының өметләрен һәм ышанычларын үз эченә ала.

Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеше, Татарстанның күптармаклы икътисады, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстанда яшьләрнең  иң амбициоз проектларын гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. "Сезнең укымышлы, тәрбияле, актив һәм инициативалы булып үсүегезне бик телим, өлкән буын тулысынча ышаныч белән кече буынга "эстафетаны" тапшыра алсын", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе ата-аналарга һәм педагогларга балаларга  белем һәм тәрбия биргән өчен рәхмәт белдерде.

Тантана азагында укучылар исеменнән җавап сүзе белән Саба муниципаль районының Эзмә урта мәктәбе укучысы Әмилә Газизова чыгыш ясады. "Дәүләт Советына килеп паспорт алу шатлыклы да,  җаваплы да, - диде ул, - бүгенге көн безнең хәтердә гомерлеккә калыр дип ышанам".

Паспортлар бирү тантанасында ата-аналар һәм укытучылар, ТР Дәүләт Советы Аппараты депутатлары һәм хезмәткәрләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International