Санкт-Петербург Закон чыгаручылары Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре белән таныша

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе, 11:11

Бүген Санкт-Петербург Закон чыгару Собраниесе делегациясе әгъзалары парламент рәисе Александр Бельский җитәкчелегендә республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда республиканың икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар. Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Төньяк башкаладан парламент делегациясе Казанга кичә килде. Визитның төп максаты - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую.

Татарстанда инвесторлар белән эш ничек җайга салынганы турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов сөйләде. «Безнең төп бурыч – инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" принцибы буенча үзара хезмәттәшлек оештыру, инвестор бер структурага мөрәҗәгать итеп, килеп туган барлык сорауларны хәл итә ала", - дип ассызыклады Игорь Сапунов.

Бүген Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе  парламентарийлары Татарстан Дәүләт Советында булачак, анда парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International