Санкт-Петербургның закон чыгаручылары Казанда яшәүче Ленинград блокадасын кичергән кешеләр белән очраштылар

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе, 17:03

Санкт-Петербургның парламент делегациясе әгъзалары Казанда яшәүче Ленинград блокадасын кичергән кешеләр белән очраштылар. Очрашу бүген С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узды. Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербургның парламент башлыгы Александр Бельский җитәкчелегендәге Закон чыгару Собраниесе делегациясе эш визиты белән Казанга килде, аның төп максаты – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау. Моннан тыш, Төньяк башкала парламентарийлары республиканың икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы белән таныша.

Санкт-Петербург закон чыгаручылары С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае музеенда булдылар, Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасынннан эвакуацияләнгән кешеләрнең тормышы һәм аларның республиканың сәнәгать предприятиеләрендә эшләп  Җиңүгә керткән хезмәт өлеше турында сөйләүче экспозицияләр белән таныштылар.

Александр Бельский ветераннарны 2024 елның гыйнварында билгеләп үтеләчәк Ленинград блокадасын бетерүнең 80 еллыгы белән котлады, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Бүген Санкт-Петербург Закон чыгару Собраниесе һәм Дәүләт Советы депутатлары Ленинград блокадасында булучылар истәлегенә куелган  һәйкәлгә һәм С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае каршындагы паркта Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, герой-шәһәр халкын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Бельский татарстанлыларга һәм республика җитәкчелегенә һәлак булганнар истәлегенә игътибарлары һәм республикада яшәүче блокадникларга социаль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International