Дәүләт Советында Республика ветераннар оешмасы советы Президиумы утырышы узды

2023 елның 15 декабре, җомга, 16:02

Бүген Дәүләт Советында Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы советы Президиумы утырышы узды. Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков үткәргән утырышта республика узган конкурска йомгак ясалды һәм ветераннарның иң яхшы беренчел оешмалары билгеләнде. Моннан тыш, Совет әгъзалары 2024 елга чаралар планын расладылар, шулай ук «көмеш волонтерлар» белән эшне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика ветераннары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

Республика парламенты башлыгы ветераннар оешмалары вәкилләренә актив гражданлык позициясе һәм битараф булмаулары, зур иҗтимагый эшчәнлекләре һәм яшьләр белән эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең зур күпмилләтле илебезнең мәңгелек кыйммәтләрен яшь буынга тапшыруга керткән өлешегезне бәяләп бетергесез» , – дип ассызыклады ул.

Утырыш кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ветераннарның иң яхшы беренчел оешмасы» исеменә республика конкурсына йомгак ясалды (1 этап: Сталинград һәм Курск сугышларының 80 еллыгына).

Конкурсның беренче этабы 2022 елның ноябреннән 2023 елның октябренә кадәр узды һәм Бөек Ватан сугышында Сталинград һәм Курск сугышларының 80 еллыгына багышланды. Конкурста республиканың 58 беренчел ветеран оешмасы катнашты.

«Без җирлегебезнең пенсионерлары, хезмәт ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, яшь армиячеләр белән эшлибез, төрле проектларны тормышка ашырабыз, – дип сөйләде Кайбыч районы Колаңгы авыл җирлегенең беренчел бүлекчәсе ветераннар советы рәисе, конкурс җиңүчеләренең берсе Лилия Федотова, – безнең патронаж астында барлыгы 150дән артык пенсионер һәм ветеран бар, бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәбез, өлкән буын кешеләре гуманитар йөкләр формалаштыруда актив катнашалар, җылы әйберләр бәйлиләр, токмач кисәләр һ.б. ».

Бүген ветераннар Советы Президиумы утырышында «Бөек Ватан сугышында катнашучылардан, тыл хезмәтчәннәреннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына 80 хикәя» социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Проектта 118 татарстанлы катнаша, шуларның 60ы – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 58е – сугыш ветераннары. Проектта катнашучылар турында мәгълүматны 42 район тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта материаллар җыю буенча зур эш алып барыла.

Ветераннар Советы Президиумы утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International