Депутатлар округларда

2023 елның 15 декабре, җомга, 16:20

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында социаль объектларны ачуда катнаштылар, «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

14 декабрьдә Яшел Үзән музыкаль театрында «Летучий корабль»  мюзиклының премьерасы күрсәтелде. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куела. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова театрның иң яхшы актерларына ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

13 декабрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Арчада мәдәни объектларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында ремонтланган Сәрдә авыл мәдәният йортын ачуда, шулай ук «Мәдәният»  илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында төзелгән Шура авыл клубын ачуда катнашты.

13 декабрьдә Минзәлә районында район советы утырышы узды, аның эшендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты. Утырышта 2024 елга район бюджеты проекты расланды.

13 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Балтач районы халкы белән очрашты, «Авыл яши» пилот проекты буенча фикер алышты.

13 декабрьдә Казанда «Безнең Татарстан» яшьләр форумы кысаларында «Безнең заман геройлары» һәм «Кечкенә геройлар форумы»  республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Республиканың 61 кешесе һәм 13 оешмасы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде. Быел, 18 яшьтән өлкәнрәк һәм кечерәк геройлар өчен номинацияләрдән тыш, ике махсус номинация кертелде: «Гуманитар ярдәм» һәм «Татарстан волонтеры», анда махсус хәрби операциясе зонасына  гуманитар йөкләр формалаштыруга зур өлеш кертүче, сугышчыларга ярдәм итүче кешеләрне, республиканың оешмаларын һәм югары уку йортларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин, Динар Бариев, Ольга Воронова катнашты.

12 декабрьдә Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында җирле мәдәният йортына Балык Бистәсе районында туган Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исемен бирү тантанасы булды. Актер 55 елдан артык Камал театрында эшләгән.  Район халкын, шулай ук мәдәният йорты коллективын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев котлады.

11 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова кадетлар интернат-мәктәбендә  булды. Ольга Воронова партиянең Казан җирле бүлеге проектларын тормышка ашыру турында сөйләде һәм яшьләрне аларда активрак катнашырга чакырды. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән  булган 11 сыйныф укучылары өчен депутат Яңа ел бүләкләре әзерләп килгән иде.

 7 декабрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре кысаларында Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнарында булды. «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Ринат Гайзатуллин гражданнар кабул итте. Депутатка пенсионер В.Н.Кузнецов пенсиясен яңадан исәпләү өчен аның хезмәт стажына аерым эш елларын кертүне сорап мөрәҗәгать итә.

Буа районында депутат районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгыларын бүләкләде, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International