"Татарстан - яңа гасыр" депутатлар төркеме җыелышы узды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 09:56

Бүген ТР Дәүләт Советының илленче утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар 2023 елда депутатлар төркеме эшенә йомгак ясадылар, шулай ук 2024 елга эш планы проектын расладылар.

Хисап чорында депутатлар төркеме 9 җыелыш үткәргән, аларда 20 мәсьәлә каралган.

Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында «Бердәм Россия» фракциясе белән берлектә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булган. Депутатлар төркеме шулай ук «Татарстан –Новый век» – «Татарстан – яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте белән дә актив хезмәттәшлек итә.

Бүгенге утырышта 2024 елга эш планы расланды, анда фәнни-технологик үсеш елын һәм Татарстан Республикасында башка гомумфедераль һәм халыкара чараларны үткәрү кысаларындагы чаралар кертелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International