"Бердәм Россия" фракциясенең 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 10:10

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар фракциянең 2023 елдагы эшенә йомгак ясадылар, 2024 елга эш планын һәм 2024 елның беренче яртыеллыгына төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр Татарстан Республикасында «ZА Самбо» федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.  

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, быел «Бердәм Россия» фракциясенең 9 утырышы һәм фракция президиумының 9 утырышы уздырылган. Гомумән алганда, 29 мәсьәлә каралган, шул исәптән – патриотик тәрбия турында, «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын гамәлгә ашыру турында, «Беренчеләр хәрәкәте» нең төбәк бүлеге эшчәнлеге турында, «Халык программасын» гамәлгә ашыру турында һәм башкалар. Традицион рәвештә фракция депутатларының сайлау округларында халык белән эшләү турында хисаплары тыңланган.

2023 елның 13 декабренә Дәүләт Советына барлыгы 140 закон проекты кертелгән, аларның 85е – «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан.

Быел федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге "Бердәм Россия" депутатларын берләштерүче республика координация советының 3 җыелышы уздырылды.

«Бердәм Россия» депутатлар фракциясе каршында оештырылган «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы буенча күп чаралар уздырылган. Аерым алганда, актуаль мәсьәләләр буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен үткәрү традиционга әверелгән. Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышы депутатлары булган хатын-кызлар белән дискуссия мәйданчыклары утырышлары кысаларында очрашулар да традиционга әверелгән. 

Бердәмроссиялеләр эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү кала. Быел 36 кабул итү үткәрелгән, 75 кеше кабул ителгән. Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутатлары «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан 221 кабул итү үткәрелгән, 988 кеше кабул ителгән. Җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә депутатлар тарафыннан 494 кабул итү үткәрелгән, 1373 кеше кабул ителгән.

Киләсе елга иң мөһим бурычлар арасында бердәмроссиялеләр 2024 елның мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда һәм 2024 елның сентябрендә Дәүләт Советы депутатларын сайлауда актив катнашуны куялар. Моннан тыш, узган сайлау кампанияләре кысаларында килгән татарстанлыларның наказларын үтәү актуаль булып кала. 

Татарстан Республикасында «ZА Самбо» федераль партия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фракция утырышында Дәүләт Советы депутаты, проект координаторы Иван Егоров хәбәр итте. Хәзерге вакытта республикада самбо белән 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә, спорт мәктәпләрендә һәм республиканың 12 гомуми белем бирү мәктәбендә 30 самбо бүлекчәсе эшли.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International