2023 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үзгәрешләр кертелә

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 10:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләмен, башка салым һәм салым булмаган керемнәрне төгәлләүгә бәйле.

Фонд бюджеты чыгымнары программа чараларын үтәүгә һәм Фонд аппаратын тотуга 1 млрд 290 млн сумга арттырылган. 2023 елга ОМС фондының керемнәре 71 млрд 762,7 млн сум, чыгымнары 73 млрд 438,3 млн сум тәшкил итәчәк.

"Фонд бюджеты дефицитын каплау чыганагы булып 1 млрд 675,6 млн. сум күләмендә счетта калган акча тора, – дип ассызыклады Камил Нугаев, –2023 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты күрсәткечләре шул рәвешле  балансланган".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International