Территориаль планлаштыруның бердәм сәясәтен формалаштыру максатларында

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 11:32

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары  арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.    

Закон проекты белән Татарстан Республикасы җирлекләренең, муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге 19 вәкаләтен вәкаләтле республика башкарма хакимият органына – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына яңадан бүлү тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта иҗтимагый фикер алышулар, шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар үткәрү, шулай ук күп фатирлы йортларның территорияен комплекслы үстерү программаларына кертү мәсьәләсе буенча ул йортларда  яшәүчеләрнең гомуми җыелышларын үткәрү вәкаләтләре җирле үзидарә органнарында кала.

Закон проектын эшләүчеләр аңлатканча, вәкаләтләрне республика дәрәҗәсенә тапшыру республика территориясендә территориаль планлаштыру, шәһәр төзелеше зоналаштыру һәм төзелешне гамәлгә ашырганда бердәм сәясәтне тормышка ашырырга, шулай ук шәһәр төзелеше документларын вакытында һәм сыйфатлы актуальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев билгеләп үткәнчә, җирлекнең яки шәһәр округының территориаль планлаштыру схемасын һәм генераль планы проектын әзерләү, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыруның бердәм документын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын раслау кебек вәкаләтләр республика дәрәҗәсенә тапшырыла.

"Вәкаләтләрне яңадан бүлү территорияләрнең баланслы үсеше белән бәйле мәсьәләләрне системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, беренче чиратта, торак төзелеше объектлары төзелешен социаль объектлар һәм транспорт һәм коммуналь инфраструктура объектлары төзелеше белән бергә алып барырга", - дип ассызыклады Владимир Кудряшев.

Вәкаләтләр федераль закон кысаларында яңадан бүленә. Мондый мөмкинлектән Россия Федерациясенең 40тан артык субъекты файдаланып, шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен төбәк дәүләт хакимияте органнары файдасына яңадан бүлү турында законнар кабул итте.

"Татарстан бу законны беренче булып кабул итми, – дип билгеләп үтте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, закон проектын тәкъдим итеп, -–бер ай элек без хезмәттәшләребез белән Екатеринбургта форум эшендә катнаштык. Анда бу мәсьәләләр субъект дәрәҗәсендә шәһәр төзелеше вәкаләтләрен үзәкләштерү белән территорияләрнең үсеше Гомумроссия тенденциясе контекстында җентекләп тикшерелде".

Александр Тыгин сүзләренә караганда, закон проекты төрле дәрәҗәдәге мәйданчыкларда озак һәм җентекләп тикшерелгән.

Закон Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга юнәлдерелә. Документ буенча, вәкаләтләр чикләнмәгән вакытка яңадан бүленә, ә тиешле закон 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Шул ук вакытта Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә карата закон нигезләмәләре 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International