Авыл җирлекләренең бер өлеше хисабына Буа шәһәре территориясе арта

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 11:59

Дәүләт Советының илленче утырышында Буа шәһәре территориясе чикләрен Татар Буасы, Карлы, Түбән Наратбаш һәм Ырынгы авыл җирлекләре территорияләренең бер өлеше хисабына үзгәртү турында закон проекты кабул ителде.

«Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын айон башлыгы Ранис Камартдинов тәкъдим итте.

Үзгәрешләр Татар Буасы, Карлы, Түбән Наратбаш һәм Ырынгы авыл җирлекләре чикләренә кергән җир кишәрлекләрен Буа муниципаль районының «Буа шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясе составына кертүне, шулай ук «Буа шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен Түбән Наратбаш авыл җирлеге территориясе составына кертүне күздә тота.

Өстәмә рәвештә, закон проекты белән «Буа шәһәре» муниципаль берәмлеге һәм Ырынгы авыл җирлеге белән чиктәш Кайбыч авыл җирлеге чикләренең картографик (текст) тасвирламасы төгәлләштерелә. Шул ук вакытта Кайбыч авыл җирлеге чикләре үзгәрми.

Чикләрне үзгәртү кирәклеге социаль программаларны үтәү өчен дә, Татарстан Республикасының «Буа шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә шәхси торак төзелеше өчен дә торак төзелеше планын арттыру максатыннан барлыкка килгән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы чикләренең урнашу урынын рәсми билгеләүгә бәйле рәвештә, Буа муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең чикләре өлешләренең график һәм картографик (текст) тасвирламасы закон проекты белән Чуваш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш Татарстан Республикасы чигенә туры китерелә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин комитетның Буа шәһәре чикләренә кертелгән үзгәрешләрне хуплаган карары белән таныштырды.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International