"Ул галәмнең үзәге иде, барыбызны да берләштерде": Казанда Резида Макуева белән хушлаштылар

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе, 14:04

Казанда "Курган" зиратында ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева белән хушлаштылар, ул озакка сузылган авырудан соң 61 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга коллегалары, парламент депутатлары, журналистлар, туганнары һәм якыннары килде.

"Безнең өчен ул матбугат хезмәте җитәкчесе генә түгел, ә бөтен галәмнең үзәге иде, чөнки ул барыбызны да берләштерде, Яхшылап өйрәтте, акыллы киңәшләр бирде. Ул төрле идеяләр, проектлар белән "янып торды". Дәүләт Советында тагын да  иҗадирак кеше булмагандыр", — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Аның әйтүенчә, нәкъ менә Резида Макуева тырышлыгы белән  парламент бинасында уңайлы матбугат үзәге барлыкка килгән, анда  һәрвакыт  журналистлар эше кайнап тора.

"Аның өчен өй, гаилә, эш – болар барысы бергә бербөтен иде. Аның тормыш иптәше Равилгә мөнәсәбәтен, мәктәп елларыннан ук улының уңышлары белән горурлануын барыбыз да беләбез. Резида Макуева кешеләрне яратты, бик ачык, шат күңелле иде һәм безнең барыбызга да энергия бирә иде", – диде Лилия Маврина.

Аның сүзләренә караганда, Резида Макуева үзен озатуда рәсми чыгышлар булуын  теләмәгән, шуңа күрә бүген килгән һәркем аның турында якты, җылы истәлекләре белән уртаклашты. Беренче булып ТР Рәисе Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова чыгыш ясады, аның өчен Резида Макуева хезмәттәше генә түгел, ә остазы һәм якын дусты да булды.

Резида Макеева белән хушлашырга бик күп кеше килгән иде.

"Без аның белән егерме елга якын кулны-кулга тотып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшләдек.  Аның тырышлыгы белән ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте тирәсендә журналистлар тупланды. Без һәрвакыт парламент, аның җитәкчесе, депутатлар корпусы абруе өчен эшләдек. Кешеләр китә, бу тормыш фәлсәфәсе. Ләкин игелекле эшләр кала, һәм без Резида Макуеваны  хәтердә саклаячакбыз", — дип  сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев.

Депутат искәрткәнчә, мәктәпләрдә парламент дәресләре үткәрү идеясе нәкъ менә Резида Макуеваныкы булган. Бу проект инде ун елдан артык инде уңышлы рәвештә тормышка ашырылып килә.  

Резида Макуеваны Казанның «Курган» комплексында җирләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International