Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе, 16:16

Бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә булган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы һәм аның Президиумы чараларында катнашты. Россия Федерациясе Федераль Җыенының 30 еллыгына багышланган Закон чыгаручылар советы утырышы Союзлар йортының Колонналар залында узды. Утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.

"Безнең хәзерге парламент, аның ике палатасы да, беренче тапкыр 1993 елның 12 декабрендә, Конституция кабул ителгән көнне узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча формалаштырылды, – дип басым ясады Владимир Путин, закон чыгаручыларга мөрәҗәгать итеп, – яңа Төп законның үз көченә керүе, шулай ук демократик рәвештә сайланган вәкиллекле һәм закон чыгару органы эшенең башлануы зур әһәмияткә ия, ул дәүләтчелекне һәм тулаем хакимият системасын ныгыту өчен нигез булды".

Владимир Путин Конституция нормаларының турыдан-туры гамәлдә булуын билгеләп үтте, әмма нәкъ менә парламент дәүләтнең төп законының һәр статьясының эчтәлеген, мәгънәсен һәм хокукый потенциалын ачарга, көчле суверен дәүләтнең һәм ирекле, җаваплы, эшлекле гражданлык җәмгыятенең бердәмлеген, гармонияле үсешен тәэмин итүче законнар төзергә тиеш иде.

РФ Президенты парламент дипломатиясен үстерүдә депутатлар һәм сенаторларның уртак тырышлыкларын аерым билгеләп үтте, бу юнәлештә парламентарийларның эшен кыю, актив һәм профессиональ дип атады.

Россия закон чыгаручыларына тантаналы утырыш трибунасыннан шулай ук РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин мөрәҗәгать итте.

Көннең беренче яртысында узган Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышы Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин җитәкчелегендә узды. Федераль һәм төбәк парламентарийлары социаль әһәмиятле проблемалар, шул исәптән балаларның сәламәтлеген саклау һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасы инициативасы белән балаларны интернетта үз-үзенә кул салуны пропагандалаудан яклау, мәктәп укучыларына кайнар ризык ашату, балаларны дару белән тәэмин итү, дәресләрдә кәрәзле телефоннарны тыю һәм вейплар турында законнар кабул ителгән. Аның фикеренчә, бүген хәл итәргә кирәк булган төп бурычларның берсе – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү.

Закон чыгаручылар Советы Президиумында каралган тагын бер тема –үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм технологик суверенитетны тәэмин итү. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча РФ хөкүмәтенә үзебезнең көндәшлеккә сәләтле сәнәгать продукциясенә ихтыяҗны стимуллаштыру механизмнарын булдыруга ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләргә тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International