Депутатлар округларда

2023 елның 22 декабре, җомга, 14:35

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнаштылар, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Кулны-кулга тотыйк, дуслар!» республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

20 декабрьдә «Казан утлары» журналы редакциясендә педагогларга багышланган «Сез иң гүзәл кешее икәнсез» әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар һәм башка халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев котлады.

Конкурс Россиядә 2023 елда игълан ителгән педагог һәм остаз елы кысаларында оештырылган. «Җәмгыятьнең укытучыга мөнәсәбәте - җәмгыятьнең рухи көзгесе. Әгәр дә җәмгыять укытучыда үрнәк итеп куйган шәхесне күрә икән, димәк, бу җәмгыять рухи яктан чиста һәм сәламәт. Укытучы җәмгыять алдында җаваплы булырга тиеш», – диде Марат Әхмәтов.

20 декабрьдә депутат Ренат Нугайбеков гражданнарны кабул итте. Депутатка торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук ишегалларын кардан чистарту мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

19 декабрьдә Казанда Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Кулны-кулга тотыйк, дуслар!» сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Лауреатларны һәм фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина котлады.

"Фестивальнең һәр катнашучысына без бүләкләр бирәбез, сүз татлы кәнфитләр һәм җиләк-җимеш турында гына бармый, ә кечкенә хыяллар турында бара. Алар турында катнашучылар Яңа ел тылсымчысына язган хатларда сөйлиләр. Кемдер яңа телефон тели, ә кемдер -  зур йомшак уенчык. Теләкләр һичшиксез тормышка ашырылырга тиеш ", – дип басым ясады Лилия Маврина.

"Фестивальдә чын могҗизалар була,  дип билгеләде Лилия Маврина.  - Бу бәйрәм - уникаль тәҗрибә, ул иҗади потенциалны ачарга һәм үз мөмкинлекләренең чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә".

18 декабрьдә депутат Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллыда "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнашты. Депутат "Асылташ" социаль приютыннан ике малайның яңа ел теләкләрен үтәде. Матвей популяр уен алырга хыялланган, Эльдар - спорт кроссовкалары. Руслан Нигъмәтуллин автокала мэры Наил Мәһдиев белән "Асылташ"та булып, балаларга бүләкләр тапшырды. Приютта тәрбияләнүчеләрнең барысы да бүләкләр алды.

15 декабрьдә Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгыш бакчачылары арасында «Бакчачылык һәм яшелчәчелек территорияләрен яңадан торгызу, аларның үсешенең заманча тенденцияләре, бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итүдә муниципаль идарә органнарының катнашуы» темасына районара конференция узды. Конференция эшендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашты.

14 декабрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда 2024 елга район бюджеты расланды, шулай ук район Уставына үзгәрешләр кертелде.

Шул ук көнне Шакир Яһудин гражданнар кабул итте, шулай ук Городище авыл җирлегендә мәктәптә куркынычсызлыкның ничек  оештырылуы белән танышты, мәктәп музеен карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International