Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейболчыларын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе, 11:07

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит - Казан» волейбол командасы җитәкчелеген һәм спортчыларын Россия кубогы турнирында җиңүләре белән котлады. Казанлылар Мәскәү "Динамо"сы белән финал матчта җиңү яулады.

"Безнең егетләр кискен һәм киеренке көрәштә искиткеч уңышка ирештеләр һәм илебез волейболында үз лидерлыгын кабат исбатладылар, унике тапкыр Россия Кубогына ия булдылар, – диелә "Зенит - Казан" волейбол клубының баш тренеры Алексей Вербов, клубның генераль директоры Илһам Рахматуллин һәм клуб директоры Олег Брызгалов исеменә җибәрелгән  телеграммада. – Суперлигада һәм Россия Суперкубогында триумфаль җиңүдән соң бу – быел безнең Клубның өченче тапкыр чемпион булуы!  Бу тренерлар штабының тырыш һәм килешеп эшләве, уенчыларның осталыгы, мәйданчыкта тырыш хезмәт һәм җиңүгә омтылыш. Татарстан яраткан командасының якты һәм көчле уены, бердәмлеге белән горурлана».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, "Динамо-Татарстан" физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров һәм "Зенит-Казан" Волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка котлау телеграммалары юллады. Республика парламенты җитәкчесе аларга республикада спортны үстерүгә шәхсән зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

Клуб җитәкчелегенә, спортчыларга һәм тренерларга җиңүләре өчен рәхмәт белдереп, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International