Римма Ратникова: "Халык программасы ярдәмендә Татарстанда тормыш яхшы якка үзгәрә"

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе, 20:10

«Бердәм Россия» партиясенең стратегик документын партиянең төбәк бүлегендә узган иртәнге чәй вакытында республика ММЧ вәкилләре белән очрашуда тикшерделәр.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, Халык программасының барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру һичшиксез дәвам ителәчәк.

"Хәзер Халык программасында 15 бүлек бар, аларның һәрберсе җәмгыять тормышының теге яки бу өлкәсенә багышланган. Бу сәламәтлек саклау, уңайлы мохит булдыру, белем бирү программасы, тарихи хәтерне саклау һәм башка бик күп нәрсәләр, – дип белдерде Римма Ратникова. - кешеләр өчен иң мөһиме – ярдәм алу. Халык программасы ярдәмендә яңа социаль объектлар барлыкка килә. Республикада тормыш әкренләп яхшы якка үзгәрә. Без шәһәрләр һәм авыллар һәркем өчен уңайлырак булуына шатбыз".

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда халык программасы кысаларында ике ел эчендә 98 мәктәп ремонтланган. Газлаштыру буенча эш дәвам итә. Республика халкы 31 меңнән артык гариза биргән, мөрәҗәгать итүчеләрнең 60% тан артыгына газ кертелгән инде. «Сәламәтлек саклау»  илкүләм проекты кысаларында 21 поликлиника һәм хастаханә, 96 фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонтланган, ике поликлиника һәм 27 ФАП төзелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International