Фәрит Мөхәммәтшин Ясминә белән Айсельнең Яңа ел теләкләрен үтәде

2023 елның 29 декабре, җомга, 13:34

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өч яшьлек Ясминә һәм дүрт яшьлек Айсельның  алсу велосипед һәм зур конструктор турындагы яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Кызлар үз теләкләре турында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында «Теләкләр чыршысы» сайтында язганнар. Парламент башлыгы аларның теләкләре язылган чыршы шарларын парламент бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алып укыды.

Ясминә Казанда яши. Ул яшьтәшләре белән актив аралаша, җырларга һәм биергә ярата, балет классына йөри һәм велосипедта йөрергә өйрәнергә тели. Хәзер аның хыялы тормышка ашачак.

Парламент башлыгы шулай ук нәни Айсельнең Яңа ел теләген үтәде. Ул шулай ук Казанда яши һәм конструктор җыярга ярата. Фәрит Мөхәммәтшин аның өчен «Дөнья хайваннары» конструкторының зур җыелмасын әзерләгән.

Быел «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Анда махсус операциядә катнашучы гаиләләрдән булган  балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балалар, шулай ук ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә яшәүче балалар катнаша. Татарстаннан проект сайтына 1 меңнән артык кеше үзенең теләкләрен  җибәргән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International