Фәрит Мөхәммәтшин Рафил Ногмановның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

2024 елның 2 гыйнвары, сишәмбе, 13:07

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән һәм шәхсән Рафил Габтрафик улы Ногмановның вафат булуы уңаеннан аның тормыш иптәше Людмила Ногмановага кайгы уртаклашып телеграмма җибәрде.

"Бу бөтен республика өчен зур югалту, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин телеграммада. - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, тырыш, инициативалы һәм компетентлы җитәкче, ике чакырылыш дәвамында ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен лаеклы яклады. Күпләр өчен ул һөнәри осталык һәм кеше намуслылыгы үрнәге булды.

Коллегалары, дуслары һәм аны белгән һәркемнең хәтерендә Рафил Габтрафик улы якты, ярдәмчел һәм битараф булмаган кеше булып калачак. Бу кайгылы көнне чын күңелдән теләктәшлек һәм ярдәм сүзләрен кабул итегез", - диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International