«Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә булдылар

2024 елның 12 гыйнвары, җомга, 19:43

Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Казанның ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар  тәрбияләнүче 11 нче мәктәп-интернатында булдылар. Парламентарийлар балаларның яшәү һәм укыту шартлары белән таныштылар, Иске Яңа ел алдыннан тәрбияләнүчеләрне һәм мәктәп коллективын бәйрәм белән котладылар, шулай ук Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

Депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, учреждение республика парламенты хатын-кыз депутатларының аерым игътибарында тора. «Мәрхәмәт –Милосердие» берләшмәсе инициативасы һәм ярдәме белән быел яз көне  мәктәп-интернатның актлар залында ремонт ясау планлаштырылган. "Ел саен Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм балаларны яклау көнендә без интернатта тәрбияләнүчеләргә килеп, аларга бүләкләр һәм сюрпризлар әзерлибез. Быел хатын-кыз депутатлар актлар залын ремонтларга, шулай ук музыкаль җиһазлар сатып алырга карар кылды, – дип сөйләде Алсу Нәбиева.  – Без шулай ук балаларны алга таба укыту һәм эшкә урнаштыру белән шөгыльләнәбез, Казан кооператив институты белән берлектә кулинария буенча төрле мастер-класслар үткәрәбез, рестораннарның әйдәп баручы шеф-поварларын чакырабыз. Балалар үсешенең уңай динамикасын күрү безгә бик ошый".

Интернат директоры Елена Фәхретдинова бүгенге көндә учреждениедә 6-16 яшьлек 35 ятим бала тәрбияләнүе турында сөйләде. Ул бәйрәм чарасында катнашкан барлык кунакларга рәхмәт белдерде. "Балалар бездә тәүлек әйләнәсе яшиләр, укыйлар, җәйге чорда шәһәр читендәге лагерьларга ял итәләр. Хатын-кыз депутатлар белән безнең яхшы һәм нык мөнәсәбәтләр урнашты, алар безгә беренче тапкыр гына котлаулар белән килмиләр, без аларга игътибар һәм ярдәм өчен бик рәхмәтле».

Депутатлар Алсу Нәбиева, Людмила Рыбакова, Светлана Вострикова һәм Роза Җаббарова интернатта тәрбияләнүчеләргә татлы бүләкләр һәм үсеш уеннары җыелмалары тапшырдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International