Фәрит Мөхәммәтшин республиканың спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2024 елның 12 гыйнвары, җомга, 20:45

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында республиканың спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ведомствоның 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында фикер алышуда Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Коллегия утырышында ведомствоның 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында ТР спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Спорт ветераннарына, тармак хезмәткәрләренә, спортчыларга, тренерларга Татарстанның спорт имиджын ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдереп, министр Татарстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. "Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән республика Хөкүмәте барлык шәһәрләрне һәм районнарны заманча спорт корылмалары белән тәэмин итә алды, алар  барлыгы 11 820, шул исәптән 56 боз сарае, 293 йөзү бассейны һәм 21 футбол манежы бар, - диде ул. - Республиканың югары квалификацияле спортчыларына түләүләр һәм стипендияләр күләме 2019 елда булган  67 млн сумнан 2023 елда 82,4 млн сумга кадәр артты. Узган ел 982 спортчы югары спорт казанышлары өчен айлык стипендия алды, 99 тренерга аларны әзерләү өчен өстәмә түләүләр исәпләнде".

Владимир Леонов әйтүенчә, республикада спорт мәктәпләрендә спортның адаптив төрләре буенча бүлекчәләр челтәре үсеш ала, әлеге программалар буенча тренерлар һәм укытучылар әзерләүгә дәүләт заказы арта. «Спорт – тормыш нормасы» һәм «Бизнес-спринт» федераль проектлары кысаларында республикада күп кенә объектлар төзелгән.

Иң мөһим спорт чаралары арасында спорт министры Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын, каратэ буенча "Ак Барс Кубогы" халыкара турнирын, "Ефәк юлы" халыкара раллиын, шпагаларда фехтование буенча дөнья кубогы халыкара ярышларын һәм башкаларны атады.  "Республикада зур халыкара һәм Бөтенроссия спорт чараларын үткәрү сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә", - дип ассызыклады Владимир Леонов. Министр профессиональ командаларның һәм спортчыларның уңышларын аерым билгеләп үтте.

Министрлыкның 2024 елга иң мөһим бурычлары арасында Владимир Леонов «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын һәм «БРИКС илләренең спорт уеннары» кебек халыкара спорт форумнарын лаеклы дәрәҗәдә үткәрүне атады.

Спортны үстерүнең төрле юнәлешләрендәге эшләр турында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, IT-парк директоры Руслан Власов, «Дива» сәнгать гиманстикасы мәктәбе директоры Диләрә Ялалтынова сөйләделәр.

Россия спорт министры Олег Матыцин Татарстанның илдә спорт тармагы үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. Ул республиканы федераль министрлыкның ышанычлы партнеры дип атады һәм проектларны тормышка ашыруда актив катнашкан өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Татарстан профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү буенча оештырылган эш үрнәген күрсәтә, - дип билгеләп үтте ул. - Спорт Татарстанда дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикада спорт –  яуланган медальләр генә түгел, бу, беренче чиратта, тотрыклы үсешнең нигезе».

Россия Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе республика җитәкчелегенә һәм профильле министрлыклар һәм федерацияләр җитәкчеләренә республикада чаңгы спорт төрләрен динамик үстерүләре һәм аерым яшь спортчыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Елена Вяльбе сүзләренә караганда, Татарстанда булачак Олимпия чемпионнарын тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Утырышка йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республикада спорт традицияләренең уңышлы дәвам итүен һәм артуын билгеләп үтте. "Без барыбыз да физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеген аңлыйбыз",  – диде ул. – Татарстан һәрвакыт спортның төрле төрләре буенча алдынгы позицияләрдә булуы белән аерылып торды». Республикада, парламент башлыгы сүзләренә караганда, спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә.  "2024 елга республика бюджетын формалаштырып, без спорт тармагын алга таба үстерү, тренерларга хезмәт хакын арттыру, инфраструктураны үстерү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү өчен яхшы саннарны яклый алдык", –  диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, хәзерге шартларда профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эре предприятиеләр һәм уку йортларының массакүләм спортны үстерү юнәлешендә үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. "Безнең бурыч – физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү,  – дип басым ясады парламент башлыгы – Безнең өчен профессиональ спортта югары казанышлар гына түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеге дә мөһим".  

Коллегия утырышы ахырында Фәрит Мөхәммәтшин, Олег Матыцин һәм Владимир Леонов тармакның аеруча яхшы эшләүчеләренә, тренерларга һәм спортчыларга дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International